Фольклор-сюита (Билалов)Фольклор-сюита (1980) — татар композиторы Рафаэль Билаловның иң танылган әсәрләренең берсе. Әсәрдә татар милли музыка үзенчәлекләре заманча джаз алымнары белән үрелеп килә[1]. ТасвирламаӘсәр 5 кисәктән гыйбарәт[2], татар халык җырларына нигезләнә. Беренче кисәк - татар халык "Туган илкәем" җырының эшкәртелмәсе. Татар халык җыры буларак исәпләнгән "Бала уйнатканда" Җәүдәт Фәйзи тарафыннан Г.Байкинадан язып алынган булган[1]. Җәүдәт Фәйзи "Халык җәүһәрләре" татар халык җырлары җыентыгында җырның Г.Байкина тарафыннан Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат ителүе тасвирлана. Әлеге җыр буги-вуги алымнары белән үрелеп Фольклор-сюитаның икенче кисәген тәшкил итә[1]. Бишенче кисәк татар халык "Бер алманы бишкә бүләек" җырына нигезләнә. Төзелеш1.Туган илкәем (рус. Родная сторонка) 2. Шук малай (рус. Озорной малыш) 3. Бишек җыры (рус. Колыбельная) 4. Шаян (рус. Шуточная) 5. Легенда (рус. Легенда) ТарихФольклор сюита 1980 елда языла[3]. 1981 елда Шамил Монасыйпов (эскрипкә) һәм автор үзе (фортепиано) тарафыннан беренче тапкыр башкарыла һәм бу аудиоязма Татар музыкасы фонохрестоматиясенең унынчы дискына кертелә[4]. Бүгенге көндә әсәр балалар музыка мәктәпләрендә һәм мәшһүр артистлар тарафыннан даими башкарыла. ЧыганакларБелялов, Р. - Фольклор-сюита (Звукозапись) : для скрипки и фп. (ru). 2020-07-19 тикшерелгән. Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005. Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8. Юнусова Г.Ф. [2]. — Казань: Ихлас, 2013. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia