Функция (математика)![]() функциясенең графигы. Функция — иң мөһим математик төшенчәләрнең берсе, х үзгәрешлесенең һәр кыйммәтенә у үзгәрешлесенең бердәнбер кыйммәте тиңдәш булган х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеген функция дип атыйлар. х үзгәрешлесен бәйсез үзгәрешле яки аргумент дип атыйлар, у үзгәрешлесен бәйле үзгәрешле дип атыйлар. Шулай ук у үзгәрешлесен х үзгәрешлесеннән функция була дип тә әйтәләр. Бәйле үзгәрешленең кыйммәтләрен функциянең кыйммәтләре дип атыйлар. Әгәр х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеге функция булса, аны кыскача болай язалар: у = f(х). (Болай укыйлар: у х тан f ка тигез.) f(x) символы белән х ка тигез булган аргументның кыйммәтенә тиңдәш функциянең кыйммәтен тамгалыйлар. Термин беренче тапкыр Готфрид Вильгельм Лейбниц тарафыннан 1692 елда кулланыла.[1]. Функциянең графигыАбсциссалары — аргументның кыйммәтләренә, ә ординаталары функциянең тиңдәш, кыйммәтләренә тигез булган координаталар яссылыгының барлык нокталары күплеген функциянең графигы дип атыйлар. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia