Фәнил Әсәнов
Фәнил Әсәнов (Фәнил Габделһади улы Әсәнов, баш. Фәнил Абдулһаҙый улы Әсәнов) – язучы. РСФСР (1980), БАССР (1976) атказанган мәдәният хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1929 елның 30 декабрендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Бозаяз авылында туган. Ятим калып, күп авырлыклар күреп үсә. Урта мәктәпне (1948), Уфада югары фирка мәктәбен (1959) тәмамлый. Бозаяз районы газетасының җаваплы сәркатибе, комсомол райкомы беренче сәркатибе булып эшли. 1959 елдан «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире. 1963 елдан республика журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе (рәисе). 1970-1984 елларда БАССР тынычлыкны яклау комитетының рәисе. 1985 елдан һөнәри язучы. Иҗаты![]() Беренче хикәясе «Шоферлар» 1955 елда «Әдәби Башкортстан» журналында басыла. Беренче китабы –авыл яшьләре тормышына багышланган хикәяләре тупланган «Юкәләр чәчәк атканда» (1960). Балалар өчен «Чапай командасы» (1962) китабын язды. Күләмле әсәрләре: «Вәгъдә» (1965), «Урманчы малае» (1966), «Яралы мәхәббәт» (1971), «Гөлләр яфрак яңарта» (1970), «Йолдызлар яуганда» (1974), «Мәхәббәт сагышсыз булмый» (1979), «Калды утлары гына» (1981), «Кыңгыраулы гармун» (1988) повестьлары, «Мөгаллимә апа» хикәяләр җыентыгы (1978), «Өмет» (1985) романы. «Тол хатын», «Вәгъдә», «Гомер узмый заяга», «Алсу таңнар», «Киң урамнар тар иде» исемле (Нәҗип Асанбаев белән берлектә) сәхнә әсәрләре иҗат итә. Алар Салават, Сибай, Минзәлә, Ырынбур шәһәрләренең драма театрларында уйнала.[1] Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов белән күп җырлар иҗат итте. Бүләкләре, мактаулы исемнәреССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1958). ӘдәбиятГ. Рамазанов. Яшьлек, Хезмәт. Мәхәббәт. Ағиҙел, 1969, № 8.(башк.) ЧыганакларСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.) Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia