Фәррах Камалетдинов
Тәрҗемәи хәлеМәскәү пехота укуханәсен тәмамлый (1940). Колхозда тракторчы, Көнбатыш Себер елга пароходчылыгында механик-моторист булып эшли. 1934 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында, Хәсән күле буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 410-нчы укчы полкта автоматчылар взводы командиры (13 нче армиянең 81 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Смоленск (1941), Курск (1943), Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943), Украина һәм Польшане азат итүдә, Берлин һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 елның 5 июль төнендә Малоархангельск шәһәре (Орёл өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: взвод белән дошманның һөҗүмен кире кайтара, 6 авыр һәм 1 җиңел танкны сафтан чыгара; яралы хәлендә взвод белән җитәкчелек итә. 1946 елдан Тимертау шәһәрендә (Казакъстан ССР Караганда өлкәсе) яши. Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia