Халыклар Дуслыгы ордены - Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦенең ордены. 1972 елның 17 декабрендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦенең Югары Шурасы Президиумы Указы нигезендә, Совет Социалистик Республикалар Берлеге төзелүенең 50 еллыгы, ягъни алтын юбилее уңаеннан кабул ителә. Рәссамы - Александр Борис улы Жук.
Тасвирлама.
Көмештән эшләнгән. Куе кызыл эмаль белән капланган кабарынкы йолдыздан як - якка нурлар сибелә. Орденның үзәгендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦенең Гербы сурәтләнгән. Әйләнәдә кысышкан куллар сурәтләнгән. Ул үзара туганнарча дус - тату яшәүче миллионлаган халыкның какшамас бердәмлеген чагылдыра.
Тарих.
- Бу орден белән 1972 елның 29 декабрендә, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нең алтын юбилее көне алдыннан, иң беренче чиратта барлык союздаш республикалар, автономияле республикалар, автономияле өлкәләр һәм милли округлар бүләкләнде.
- Беренче санлы орден РСФСР га, икенче санлы орден Украина ССР га бирелде.
- Бу вакыйга Мәскәүдә, союздаш республикаларның башкалаларында, шулай ук каһарман - шәһәрләр Ленинградта, Волгоградта, Севастопольдә, Әдистә, каһарман - кирмән Брестта 50 артиллерия залпы белән тантаналы төстә билгеләп үтелде.
- 1973 елның 9 февралендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нең ватандашлар авиациясенең 199 хезмәткәре, шәхесләр арасында беренче буларак, әлеге орден белән бүләкләнә.
- 1991 елда, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалгач, орден гамәлдән чыгарылды.
- Халыклар Дуслыгы ордены белән 1991 елның 21 декабрендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦедә иң соңгы булып бүләкләнгән шәхес - Камил Закир улы Вәлиев , Казакъстан Республикасының "Төзелеш материаллары " дәүләт акционерлык сәнагать концернының тау-геология партиясе җитәкчесе.
- 1992 елның 2 мартында әлеге орден Россия Федерациясенең ордены сыйфатында яңадан торгызылды.
- 1994 елның 2 мартыннан Дуслык ордены белән алмаштырылды.
Чыганаклар
1. Н.Черников. Награды Родины. Казан, 1975 ел, 38 бит.
2. Колесников Г. А., Рожков А. М. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1983 ел.
3. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1982 ел.
4. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. Мәскәү, 1984 ел.
5. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996 ел.
6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. Мәскәү, 2005 ел.
7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. Мәскәү, 2006 ел.
Моны да карагыз
Кызыл Йолдыз ордены
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Октябрь Инкыйлабы ордены
Дан ордены
Суворов ордены
Ленин ордены