Хафиз Кушаев
Хафиз Кушай улы Кушаев (баш. Хафиз Ҡушай улы Ҡушаев, рус. Хафиз Кушаевич Кушаев, 15 октябрь 1888 — 27 сентябрь 1937) — башкорт милли хәрәкәтендә катнашучы, Башкортстан АССРның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, БАССР ҮБКның 3 нче рәисе. Тәрҗемәи хәл1888 елның 15 октябрендә Ырынбур губернасы Чиләбе өязе Сәләй (Хуҗаш) авылында туган. 1919 елдан РКП(б) әгъзасы. Казан шәһәрендә «Галия» мәдрәсәсендә укый[2], инкыйлаби хәрәкәттә катнашуы сәбәпле укуын калдырырга мәҗбүр була. 1909−1917 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1919—1921 елларда Аргаяш кантунының хәрби комиссары, кантун идарәсе рәисе вазыйфаларын башкара. 1922—1929 елларда БАССРның ҮБК рәисе булып эшли. 1929—1937 елларда ССРБ ҮБК аппаратында эшли, «Совет власте» нәшриятында җаваплы вазыйфаларны башкара. 1937 елның 19 сентябрендә кулга алына, ә инде 27 сентябрендә атып үтерелә. 1957 елда аклана. ИскәрмәләрТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia