Хәбибулла Хәйруллин
Хәбибулла Хәйруллин, Хәбибулла Нәбиулла улы Хәйруллин (1923 елның 14 феврале, Чистай кантоны, Коры Көрнәле - 1945 елның 22 феврале, Өченче рейх, Бреслау) – Бөек Ватан сугышында һәлак булган тупчы, Советлар Берлеге Каһарманы (1945 елның 10 апреле, вафатыннан соң). Өлкән сержант. Тәрҗемәи хәле1923 елның 14 февралендә ТАССР Чистай кантоны (хәзерге Алексеевск районы) Коры Көрнәле авылында туган. 1938 елда авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган, 1938-1941 елларда күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1941 елның декабреннән Кызыл гаскәрдә, 1942 елның октябреннән — фронтта, Сталинград янында сугышта катнаша. Иделдән Одерга кадәр барып җитә. 6нчы армия 1248нче Запорожье танкка каршы артиллерия полкында туп командиры булып хезмәт итә. Ул хезмәт иткән полк беренчеләрдән булып, 1945 елның гыйнварында Одерны кичә. Тупчыларга дошманның күп санлы контрһөҗүмен кире кагарга туры килә. 7 февральдә Мальч торак пункты янындагы заводлар янында дошман совет гаскәренә аеручы нык каршылык күрсәтә. Хәбибулла Хәйруллин ачык позициядә торган туптан атып, дошманның 3 танкын, 100 гаскәриен юкка чыгара. 1945 елның 22 февралендә Бреслау янында һәлак була. 1945 елның 10 апрелендә ССРБ Югары шурасы президиумы фәрманы белән Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Бүләкләр, мактаулы исемнәр
ХәтерӘләски бистәсендәге мемориаль комплекста һәм укыган Коры Көрнәле мәктәбендә истәлек тактаташлар урнаштырылган. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia