Хөсәен Гыйззәтуллин
Гыйззәтуллин Хөсәен Гали улы (19 сентябрь 1910, Кәче, Арча вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 22 июнь 1980 (69 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1956), профессор (1957). ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1965, 1975). БиографияГыйззәтуллин Хөсәен Гали улы 1910 елның 19 сентябрендә Россия империясе Казан губернасы Казан өязе Арча вулысы Кәче авылында дөньяга килгән. 1945 елдан Казан ветеринария институтында эшли. 1958-1963 һәм 1974-1980 елларда эпизоотология кафедрасы мөдире итеп билгеләнә, 1963-1974 елларда институт ректоры була. Фәнни эшчәнлегеГалим-эпизоотолог Хөсәен Галиевичның күпкырлы эшчәнлеге һәм хезмәтләре гомуми эпизоотологиягә, терлекләрдә туберкулёз авыруын булдырмауга карый. Татарстан АССР һәм башка республика терлекчелегенә ветеринария хезмәте күрсәтү рәвешләрен камилләштерүгә, актив профилактикалауның алдынгы алымнарын киң кертүгә, чараларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, авыл хуҗалыгы терлекләре авыруларына каршы көрәшүнең яңа ысулларын эшләүгә юнәлдерелгән.[2] Мактаулы исемнәреТАССР атказанган фән эшлеклесе (1965) РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1975) Чыганаклар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia