Целофизис
Целофизислар (лат. Coelophysis - буш гәүдә) - зауришийлар тәртибендәге динозаврлар ыруы. Тероподларга карый[1]. Триас периодында яшәгәннәр (210 миллион ел элек[2]). ТаралуЦелофизисларның ташланулары АКШның көньяк-көнбатышында һәм көнбатышында очраша[2]. Шулай итеп, Алар Пангеянең көнбатышында яшәгәннәр. Целофизис 1881 елда АКШда Дэвид Болдуин белән[3] ачылган. Беренче фәнни язылуы 1889 елда Эдвард Дринкен Коуп белән төзелгән.[4]. Coelophysis bauri исемен Коупның ярдәмчесеннән алган[3]. Яшәү образы![]() 1947 елда Нью-Мексикода ("Өрәкләр ранчосы"нда) Целофизисларның "абзый кабере" табылган иде. Анда төрле целофизисларның сөякләре (карт һәм яшь, бәләкәй һәм зур хайваннарның калгычлары) яткан. Шулай итеп целофизисларның төркемчә яшәве турында фикер катынайган иде[2]. АшауЦелофизислар вак сөйрәлүчеләрне, бөҗәкләрне ашаган. Әмма калгычларында балаларының сөякләре еш табыла. Иң башта, динозаврларның йомырткасалуын белмичә, галимнәр аларны җимешләр дип санаган. Ләкин хәзер бу калгычларның башка табигате турында фикер бар: целофизислар канибаллар булганы турында. Мөгаен, бу балаларны ачлык чагында ашаганнар яки башка төрдәшләр ояларына җимереп ташлаганда үтергәннәр. Ләкин 2002 елда Боб Грэй белән яңа гипотеза кертелгән: "балалары" чын хәлдә вак хайваннар гына. 2006 елда бу фикер дәлилләнгән. Әмма сорау хәзер дә ачык булып кала[1]. Тышкы кыяфәт![]() Озынлыгы 3 метрга җиткән, биеклеге 1,5 метрга тигез була алган. Аларның эре күзләре һәм озын муены иде[2]. Целофизисларның күп вак, әмма бик үпкен тешләре булган[5]. Целофизислар бик яхшы чабучылар иде. Массасы 30 килограмга тигез була алган[6]. КлассификацияЦелофизис тероподларга карый. Әмма шуннан классификациясе томанлы: кемдер аны Цератозаврлылар инфратәртипенә (Certatosauria инфратәртибе → Coelophysoidae асгаиләсе → Coelophysidae гаиләсе → Coelophysinae асгаиләсе → Coelophysis ыруы), кемдер Neo Therapoda төркеменә кертә[1]. ГалереяЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia