Цетрария
![]() Цетрария (лат. Cetraria) - пармелиячәләр семьялыгыннан лишайниклар ыругы. - Фотобионт ролен үтәүче яшел суүсемне үз эченә алучы куакчыл лишайниклар. ТаралуыЯкынча 45 төре билгеле, Төньяк һәм Көньяк ярымшарларда таралганнар. Күпчелек төрләре төньяк поясларда очрый. Татарстанда бер төре – Исландия цетрариясе (C. islandica) бар, Идел-Кама саклаулыгының Раифа һәм Саралан участоклары территориясендә очрый. Комлы ачык урыннарда, коры нарат һәм каен-нарат урманнарында очрый. Ботаник тасвирлама5-10 см биеклектәге яфраксыман куаклы күпьеллык лишайник, туфракка яки агач кайрысына берегеп үсә, яшькелт-коңгырт төстәге тармаклы катламалы. Калаксыман яфраклары яссы батынкы, кыска кара керфекчекле, аскы ягына төрле формадагы аксыл таплар сибелгән. Тәлинкәсыман, көрән, яссы яки җиңелчә батынкы дисклы үрчү өлеше нык кына киңәеп киткән калаклары төбендә барлыкка килә. Катламасы дымлы һава булганда йомшак тиречел, корыда – каты, көрән-соры. Нигездә, вегетатив юл (таллом кисәкләре) белән үрчи. КуллануЦетрария – әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын күрсәтүче үсемлек. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[3] Cetraria islandica, Исландия мүге, ачлык вакытында Төньяк Европа кешеләре ашаган берничә азык лишайникларының берсе. Тагын бер төре бүген традицион һинд ашларында кулланыла. Төрләре
Искәрмәләр
Чыганакка җибәрү хатасы: Тег <ref> с именем «Passo et al. 2018», определённый в <references> , не используется в предшествующем тексте.Галерея
|
Portal di Ensiklopedia Dunia