Бу үсемлекләр күпьеллык үләннәр, еш кына тамырчалы. 30-60 см биеклектә. Тамыры кыска. Сабагы нәзек, үрмәле. Яфраклары гадәттә капма-каршы урнашканнар, йомыркасыман, озын саплы, күгелҗем төстә. Чәчәкләре ике җенесле, ак яки алсу, куентылы яисә оч чатыр чәчәк төркемнәрендә. Семьялыкның башка төрләре кебек, бу үсемлекләрнең дә җимешләре - бер, сирәк кенә ике табакчадан торучы коры фолликул. Орлыклары озын бүрекчәле. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамыр үрентеләреннән) үрчи.
Таралу
Бу төрләр тропик һәм субтропик өлкәләрдә очрый. Берничә төре уртача поясларда да үсә.
Татарстан территориясендә бер төре – очлы цинанхум (C. acutum) бар, Идел алдында Карлы елгасы буенда очрый. Тозлырак туфракларны өстен күрә.
Әһәмияте
Cynanchum acutum чәчәкләре
Cynanchum atratum тамыры Кытай традицион медицинасында кулланыла һәм Bai wei дип атала. Башка берничә төре традицион Кытай даруларын ясауда кулланылган.
Халык медицинасында үләне суы эч йомшарткыч чара буларак кулланыла.
↑Sigrid Liede and Angelika Tauber (Oct–Dec 2002). «Circumscription of the Genus Cynanchum (Apocynaceae-Asclepiadoideae)». Systematic Botany27 (4): 789–800. DOI:10.1043/0363-6445-27.4.789.
↑Cynanchum L... Plants of the World Online. The Trustees of the Royal Botanic Gardens, Kew (n.d.). February 3, 2023 тикшерелгән.