Чабыр үләне
Чабыр (лат. Thymus) - иренчәчәклеләр семьялыгыннан ярымкуакчыклар яки куакчыклар ыругы. ТаралуыЕвразия һәм Төньяк Американың уртача поясларында 150 (кайбер мәгълүматлар буенча, 400) төре билгеле. Татарстан территориясендә 6 төре бар. Шуышма чабыр үләне (Т. serpyllum), барлык районнарда очрый, башкорт чабыр үләне (Т. bashkiriensis), Маршалл чабыр үләне (T. marschallianus), Талиев чабыр үләне (T. Talijevii) һәм башкалар — Кама аръягында. Далаланган болыннарда һәм сөзәклекләрдә үсәләр. ![]() Казакъстанда 27 төре үсә. Дала, тигезлекләрдә, вак ташлы тау итәкләрендә очрый. Алар арасында гади чабыр үләне (лат. Thymus vulgarіs), Маршалл чабыры (лат. Thymus marschallіanus), Кызгылт чабыр ( лат. Thymus roseus). Ботаник тасвирлама![]() 2–25 см биеклектәге ярымкуакчыклар. Сабагы агачланучан. Яфраклары эллипссыман, вак, күбесе сабакчалы. Чәчәкләре алсу шәмәхә, башча чәчәк төркемендә. Җимешләре вак, кара шар формасында, 4 чикләвекчектән тора. Май ахырыннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Июнь – сентябрьдә җимеш бирә. Орлыктан һәм вегетатив юл (шуышма ботаклардан) белән үрчи. [4]. КулланылышӘлеге борынгы дару үләне хәтта Борынгы Грециядә дә кулланылган. Эфир майлы үсемлекләр. Эфир мае парфюмериядә, косметикада, консервлауда һәм кондитерлык эшләнмәләрендә, ә кайвакыт ризыкка тәм бирү өчен дә кулланыла. Халык медицинасында үләне төнәтмәсе салкын тигәндә, теш авырулары, ашказаны җәрәхәте, ревматизм, бавыр һәм йөрәк авырулары вакытында кулланыла. Эфир маеның төп компонентын авыртуны басу һәм дезинфикцияләү үзлегенә ия тимол тәшкил итә. Ул медицинада, парфюмериядә һәм азык-төлек сәнәгатендә кулланыла.[5]Чабыр үләненең сыек экстракты «Пертуссин» препараты составына керә. Яфраклары аш-су әзерләүдә, консерв һәм ликер-аракы сәнәгатендә тәмләткеч буларак файдаланыла. Баллы үсемлекләр. Уңай һава торышы булган елларда ул көчле дип саналган умартачылык үсемлекләре белән ярыша ала, бигрәк тә тигезлекләрдә, кырларда һәм тауларда. Декоратив үсемлек буларак кулланыла. Орлыклардан үстерелә торган төре, әгәр аны яхшы карасаң, икенче - өченче елларда чәчәк ата . [6] Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia