Шавель Шимановский
Шавель Шимановский (10 май 1917 ел — 10 февраль 2005 ел) — нефть сәнәгате эшлеклесе. 1943 елдан «Башнефть» берекмәсен өлкән инженеры, 1952 елдан Калтасы нефть промысласы директоры, 1955-1979 елларда «Ишембайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы. Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе (1972), ССРБ-ның мактаулы нефтьчесе (1977). Ике Хезмәт Кызыл Байрак (1959, 1971) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1966) орденнары кавалеры. Ишембай шәһәренең мактаулы гражданы (1999) БиографиясеШевель Наумович Шимановский 1917 елның 10 маенда Киев губернасының Радомольск өязе Горностайполь шәһәрендә туа. 1943 елда Мәскәү нефть университетын белем ала. Югары уку бинасын тәмамлаганнан соң, «Башнефть» берләшмәсендә эшли: башта өлкән инженер була, 1952 елдан Калтасы нефть промысласы директоры, 1955-1979 елларда — «Ишембайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы. Производство эшчәнлеге нефть яткылыкларын разведкалау һәм эшкәртү белән бәйле. «Ишембайнефть» идарәсе начальнигы булып эшләгән чорында Ишембай шәһәре инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә. 2005 елның 10 февралендә Ишембай шәһәрендә вафат була. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
ГаиләсеТормыш иптәше — Анна Алексеевна. Улы Анатолий, кызлары Ольга һәм Наталья[1]. Шимановскийлар гаиләсе династиясенең «Башнефтьтә» гомуми хезмәт стажы 200 елдан артык тәшкил итә[2]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia