Шайморатов генерал
Шайморатов генерал— Кадыйр Даян cүзләре, Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотик җыр. Изге сугыш җыры кебек «Шайморатов генерал» җыры Җиңү көне уңаенан еш яңгырый. ТарихыБөек Ватан сугышы вакытларда Габдрахман Хәбибуллин башкаруында Башкорт АССР-ында радиотапшырулар эфирда чыга башлый. Исеме генерал-майор, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы, атаклы 112-че (соңыннан 16-чы Чернигов гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры Миңлегали Шайморатов белән бәйле. Соңрак, 1942 елгы версиядагы «Агыйделнен суын эчкән, тугаенда көн иткән'» сүзләре «Шәйморатов яу кырында, дошманнарны көл иткән» сүзләренә алмаштырыла. Ә «Башкорт дигән ир намыслы уллар үстергән Урал» сүзләре нейтраль «Ватан өчен җан кызганмый, синең улларың, Урал» сүзләренә алмаштырыла. Сүзләре
БашкаручыларҖыр ARGYMAK[1], Артур Туктагулов, Илфак Смаков[2] һәм башка җырчыларның репертуарында бар. Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia