Шри-вайшнавизм
![]() Шри-Вайшнава традициясе (Шри Вайшнавам, Шри Вайшнава Сампрадайя, кайвакыт шулай ук Тамил Вишнуизмы) ул Вишнуизмның дүрт бөек юнәлешнең берсе. Шри-Вайшнава традициясе нигезе итеп Альварлар сөйләгәнчә Веда, Агама һәм Пураналар күрсәтелә һәм ул Рамануджа фәлсәфәсе һәм теологиясендә дан җырланган булган. ТарихыБорынгы заманның унике бөек тугърысы Шри Вайшнавалар тарафыннан беренче Шри-Вайшнавлар буларак карала. Барлык Альвар галимнәрнең рәтендә беренче вәкил итеп бүген Наммальвар карала. Традициянең беренче булуы б.э. 966 елында Тирупати Гыйбадәтханәсендә язу формасында очрый.
Альвар Мадуракави борынгы заман альварлары һәм урта гасыр альварларын тоташтырган шәхес. Шуннан соң Натһамуни булган. Хәзерге көн әһәмиятеШри Вайшнава традициясе Һиндстанда билгеле гыйбадәтханәләр өчен җаваплы. Хәзер билгеле гыйбадәтханәләр арасында ЮНЕСКО Дөнья Мирасында Шрирангамда Шри Ранганатхасвами Гыйбадәтханәсе һәм дөньяда иң күп кеше килә торган Һинд дине гыйбадәтханәләрнең берсе Тирумала Тирупати Гыйбадәтханәсе тора. Шри-вайшнавизм гыйбадәтханәләре шулай ук Америка Кушма Штатларында, Австралиядә, Канадада, Бөекбританиядә һәм башка илләрдә дә бар. ИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia