Шәйхелислам
![]() ![]() ![]() Шәйхелислам, Шәех әл-Ислам (гарәп. شيخ الإسلام ― дини кануннарны аңлатып бирүче, исламда баш кеше) [1] ― мөселман дәүләтләрендә Ислам мәсьәләләре буенча иң югары вазыйфаи затның титулы. Ул Ислам хокук белемен (фикһ) җентекләп белгән һәм элек аңлатылмаган очракларга карата дини нормаларны куллана алган әйдәп баручы дин әһелләренә бирелгән. Шулай ук шәйхелислам өммәт каршында мораль яктан абруйлы булырга тиеш. Кайбер ислам җәмгыятьләрендә шәйхелислам титулы югары судья (югары казый) вазыйфасын билгеләгән. ТарихГосман дәүләтендә шәйхелислам ― ислам руханилары башлыгының титулы, Истанбулның баш мөфтие. Ул солтанның баш вәзире дәрәҗәсендә исәпләнгән, солтанның иң мөһим фәрманнарына ризалыгын биргән. Госман империясендә шәйхелисламның сөнни милләт башлыгы булуын грек Константинополь Патриархының рум милләте башлыгы булуы белән тиңләргә мөмкин. Беренче тапкыр бу вазифа Мөхәммәд II тарафыннан 1453 елда, Константинопольне яулап алгач, кертелә [2]. Мостафа Кемаль Ататөрек инициативасы белән Төркиянең Бөек Милләт мәҗлесе чакырылганнан соң, 1920 елда, абруйлы шәйхелисламнар институты Дин эшләре буенча комитетка (төр. Diyanet İşleri Başkanlığı) урынын бирә. 1924 елда Төркия Республикасы хөкүмәте шәйхелислам титулын бетергән. Хәзерге заман![]() 1980 елда Аллаһшүкүр Һүммәт оглы Пашазадә Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнә һәм шәйхелислам титулын ала. 2003 елда Кавказ мөселманнарының XI съездында гомерлек шәйхелислам итеп сайлана [3]. 1989 елның декабрендә Мәскәүдә мөфти Тәлгать Таҗетдинга шәйхелислам титулы бирелгән [4]. Шәйхелисламнар исемлеге
Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагызШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia