Шәмши Калдаяков
Тәрҗемәи хәле![]() ![]() ![]() 1930 елның 15 августында РСФСР Казакъстан АССР Шымкент өлкәсе (хәзерге Көньяк-Казакъстан өлкәсе Отырар районы ) Кызылком районы Темирлановка авылында туган. Әтисе тимерче, домрада әйбәт уйнаган, акын булып киткән, әнисе яхшы җырлаган. Шәмши кечкенәдән мандолинада уйнаган. Үсмер чагыннан җырлар яза башлаган. Иҗаты1950 елдан иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый. 300 әсәр (шуның эчендә 55 лирик җыр) язган, иң популярлары «Aq su'nqarym» (Ак шоңкарым/ Ак лачыным), «Qara ko'z» (Кара күз), «Qai'yqta» (Каекта/Көймәдә), «Aq banti'k», «Qyz sag'ynys'y» (Кыз сагынычы) (Майра Аймановага багышлана), «Sag'ynys'ym menin'» (Сагынычым минем) (Сагыныш Медетбековага багышлап язылган), «Әниемә», «Сырдәрья чибәре»[5] (казакъча) Күп җырлары вальс көенә язылган: «Qy'anys' valsi» (Куаныч вальсы), «Qai'dasyn» (Кайда син), «Baqyt qy's'ag'ynda» (Бәхет кочагында), «Syg'an serenadasy» (Чегән серенадасы) һ.б. Ш. Калдаяков җырлары — искиткеч моңлы, яңгыравык аһәңле, сокландыргыч лирик әсәрләр. Иҗат уңышы дип казакъ эстрада җырларын милли колорит белән бәйли белүен атарга мөмкин. Әүвәлге казакъ музыка традицияләрен заманча таләпләргә яраклаштыра алуы аның җырларына 1960-1970 елларда зур танылу китерә дә. Тормыш сөючәнлек, киләчәккә ышаныч, бераз моңсулык та булган җырларын Казакъстанның атаклы җырчылары Ришат Абдуллин, Бибигөл Түләгәнова, Роза Рымбаева, «Әниемә» җырын Флёра Сөләйманова башкара. «Минем Казакъстаным» (гимн)![]() 1950 елларда чирәм җирләрне үзләштерү башлана һәм җөмһүриятнең төньяк районнарын РСФСР составына кертү мөмкинлеге турында сүзләр йөри. Ш. Калдаяков 1956 елда «Menin' Qazaqstanym» (Минем Казакъстаным) дигән патриотик җырын яза. Аны Җамал Омарова башкаруында радиодан еш тапшыра башлагач, җыр бигрәк тә популярлаша.[6] «Менiң Қазақстаным» 2005 елда Казакъстанның дәүләт гимны статусын ала. 2006 елның 11 гыйнварында «Ак Урда» резиденциясендә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев инаугурациясе вакытында беренче мәртәбә Казакъстанның дәүләт гимны сыйфатында яңгырый. Гимн авторларының берсе дип Нурсолтан Назарбаев санала, чөнки совет чоры текстына үз кулы белән төзәтмәләр керткән, дип исәпләнә.[4] Халык яратып башкара торган җырлары өчен автор кыенлыклар кичерә, фирка-хакимият башындагылар аның җырларын куркыныч дип табалар. 1974 елда Алматыдан 18 елга китеп торырга мәҗбүр була. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Кызыклы фактВальс мотивларын дала җыр-әйтешләре белән бәйли белүе тыңлаучыларга ошаса да, нәкъ шуны сәбәп итеп, аны Алматы консерваториясеннән чыгаралар. Яңадан укуын дәвам итеп караса да, консерваторияне тәмамлый алмый. Соңыннан, консерватория белеме юк дип, халыкның сөекле композиторын композиторлар берлегенә кабул итмиләр, Мәскәү аның гаризасын 3 мәртәбә кире бора. Әлеге исемне, вафатыннан соң, җөмһүрият бәйсезлек алгач кына бирәләр. ДискографияСылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia