Шәүкәт Ибраһимов
Шәүкәт Ибраһимов, Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов, каз. S'avkat S'i'gaby'tdi'nuly I'bragi'mov (1923-1989) — галим, техник фәннәр докторы (1965), профессор (1974), Казакъстан ССР ФА вице-президенты (1974-1986), Казакъстан ССР ФА хакыйкый әгъзасы (1970), Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1982), Казакъстан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1978). Тәрҗемәи хәле1923 елның 22 октябрендә Казанда туган. Казан авиация институтын (1948), Мәскәү дәүләт корыч һәм кушылмалар институтында (рус. Московский институт стали и сплавов) аспирантура (1955) тәмамлаган. Хезмәт юлы
Гыйльми эшчәнлегеТөп фәнни хезмәтләре каты җисем физикасына, радиацияле материаллар белеменә, атом энергетикасына, төш техникасына карый[2]. Ш.Ш. Ибраһимов тарафыннан күп кенә гамәли күрсәтмәләр һәм тәкъдимнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру төш энергетикасында кулланыла торган материалларның нурланышка чыдамлыгын, төш-энергетика җайланмаларының экономиялелеген күтәрүгә һәм хәвефсезлеген арттыруга ярдәм итә. Фәнни хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер1997 Алматы акимының 31 нче карары (02.07.1997) белән Алматыдагы урамга исеме бирелгән. Урамның озынлыгы – 7 км. Элекке исеме — Медео районы Алатау шәһәренең Ленин урамы[3]. Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia