Шөлдер чәчәк
![]() Шөлдер чәчәк (лат. Adenophora Fisch., 1823) — кыңгырау гөл, кыңгырау чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. ![]() Таралуы![]() Дөнья флорасында 50 төре билгеле, күбесе Көнчыгыш Азиядә таралган. Аурупаның урман зонасында (төнъяк өлкәләр һәм Кырымнан тыш), Көнбатыш Себердә, Урта Азия һәм Кавказда таралган. Тоташ ареалының төньяк чиге Беларусь Республикасы аша уза. Урманнарда, куаклыклар арасында, аланнарда үсүче сирәк очраучы үсемлек. Татарстанда бер төре – лалә яфраклы шөлдер чәчәк (А. liliifolia) Кама аръягында, болын, кыр, урманнарда үсә. Ботаник тасвирламаОрчыксыман юан тамырлы. Сабагы туры, кабыргалы, 80-100 см биеклектә. Яфраклары аз гына төкчәле, кырыйлары эре тешәүле, аскылары – сапчыл, йомырка- яки эллипссыман, өскеләре – утырма, ланцетсыман, очлы. Чәчәкләре зәңгәр, кайвакыт аксыл-алсу, себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә. Җимеше – тартмачык. Июль-августта чәчәк ата. ![]() КуллануШөлдер чәчәкне декоратив үсемлек буларак үстерәләр.[4] СинонимнарыThe Plant List басмасының 2010 елгы мәгълүматына караганда, Лалә яфраклы шөлдер чәчәк төренең синонимнары:[5]:
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia