Эзмә
Эзмә — Татарстан Республикасының Саба районындагы авыл. Халык саны — 335 тирәсендә. Почта индексы — 422052. ТарихАвыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Саба җирлегендәге иң борынгы ташъязма истәлек — Эзмә авылы басуында сакланган XIV йөз кабер ташы. Ул күпләргә мәгьлүм, тексты белгечләр тарафыннан укылган, аның турында фәнни әдәбиятта да шактый язылган, — ягъни, районда яшәүчеләргә дә, галим-голәмага да яхшы таныш. Шуңа күрәдер дә, игътибардан читтә калмаган: чардуган белән әйләндереп алынган, калай түбә белән капланган һәм чардуганына гамәлдәге хәрефләр белән "Йосыфҗан бине Xөсәен. 1332" дигән язу да беркетелгән. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3] ИскәрмәләрЧыганаклар
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia