Экзопланета
![]() ![]() ![]() ![]() Экзопланета (борынгы юнанча εξω, exo — тыш, тыштан) - Кояш системасыннан читтә урнашкан йолдыз тирәсендә әйләнә торган планета. Йолдызлар белән чагыштырганда планеталар бик кечкенә һәм тонык булалар, ә йолдызлар Кояштан ерак аралыкта урнашкан, иң якыны - 4,22 яктылык елы - 40*1012 км, Проксима Центавра. Беренче экзопланета тик 1980 елларда ачылган. 2019 елның сентябренә кадәр 3063 планеталык системасында 4118 экзопланета ачылган. Киек Каз Юлы галактикасында якынча 100 млрд. экзопланета бар, аларның 5-20 млрд. - Җир-сыман экзопланетасы. Кояш-сыман йолдызларның 34% яши торган зонада урнашкан Җир-сыман планеталарга ия була. Күпчелек ачылган экзопланеталар Җиргә түгел, ә Юпитерга охшаш, чөнки заманча ысуллар кечерәк планеталарны таба алмыйлар. Астрономик иярченнәр COROT (ЕКА) , «Кеплер» (НАСА) экзопланеталар тикшеренүләренә иң зур өлеш керткәннәр. Эзләү ысуллары![]()
![]()
Тереклек мөмкинлеге![]() Баштарак заманча ысуллар ярдәмендә тик зур планеталар табылып була иде, ләкин Кеплер телескопы 207 Җир сыман планетаны таба. Шулай ук күп кенә планеталар системалары ачылган. Намзәтләр2009 елга Җир шартларына иң якын (20.3 яктылык елы) ачылган экзопланета - Глизе 581 c, аның температурасы якынча 0-40 °C, сыек су булуы фаразлана, шуңа күрә тереклек мөмкинлеге бар. 2017 елның 22 февралендә НАСА галимнәре Сукояр йолдызлыгында TRAPPIST-1 йолдызы тирәсендә Җир зурлыгы сыман 7 планетадан торган системаны ачу турында белдерде. TRAPPIST-1 йолдызының зурлыгы Юпитерныкына якын, әлеге йолдыз Җирдән 39 яктылык елы ераклыгында урнашкан һәм кызыл кәрлә йолдызына карый[1][2]. Бар 7 планетада температура сыек су булуына туры килә, ләкин алардан тереклек булу өчен тик 3 планета яраклы булырга мөмкин[3]. Әдәбият
Тышкы сылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia