Эльвира Нәбиуллина
Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина (1963 елның 29 октябрендә, Уфа) (tat. lat. Elwira Näbiullina(үле сылтама)) — Россия икътисадчысы, дәүләт эшлеклесе, Россия президенты ярдәмчесе. В. Путин тарафыннан РФ Үзәк Банкы җитәкчелегенә тәкъдим ителгән. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады. Тәрҗемәи хәлЭльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне гел “бишле”гә генә тәмамлаган булса да, аңа алтын медаль тапшырмаганнар. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлаган. Эшчәнлек1995—1996 елларда — Россия Икътисадый реформа департаменты җитәкчесе урынбасары. 1996—1997 елларда — Россия Икътисад министрлыгы әгъзасы. 1997—1998 елларда — Россия Икътисад министрлыгы җитәкчесе урынбасары. 1998—1999 елларда — «Промторгбанк» банкы рәисе урынбасары. 1999—2000 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының вице-президенты. 2000—2003 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры Герман Грефның урынбасары. 2003—2005 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фонды президенты. 2007 — 2008 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры. 2008 — 2012 елларда — Россия Икътисадый Үсеш министры 2012 елның 22 маеннан — Россия президенты ярдәмчесе. 2013 елның 13 мартында президент Путин Россия Үзәк банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны намзәт итеп тәкъдим итте. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады. ИскәрмәләрТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia