Энҗе Сәйфетдинова
Энҗе Сәйфетдинова, Сәйфетдинова Энҗе Фидаил кызы (1996 елның 30 июне, Россия Федерациясе, Татарстан, Алексеевск районы, Зур Тигәнәле) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (2016 елдан башлап).[1] Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты (2019).[2] Тәрҗемәи хәле![]() ![]() ![]() 1996 елның 30 июнедә Татарстанның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында туа.[1] Кечкенәдән үк иҗатка тартыла. 2003 елда мәктәпкә укырга керә. 2012 елда, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Укырга кергәндә аның белән икызык хәл була: комиссия Энҗенең аттестатын карый һәм бишлеләр арасында бер дүртле билгесен күреп ала. Бу "4ле"не кем куйды дигән сорау бирсәләр, Энҗе "Әнием." дип җавап бирә. Аның әнисе мәктәптә рус теле укыткан.[3]
Укуханәне 2016 елда тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә. Шул ук елны Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына режиссерлык белгечлегенә укырга керә, аны 2020 елда тәмамлый.[3] Театр2016 елның уртасында, Казан театр укуханәсен тәмамлап, Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе Илгиз Зәйниевның "Амазонка" спектаклендәге Фәридә образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк нәкъ шул образы, Зөлфәт Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл”дәге Мәриям һәм Илгиз Зәйниевның "Хыял йорты" спектаклендәге Нәфисә роле буенча таныш.[1] 2019 елда Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты,[2] 2022 елда "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә “Тантана” премиясе номинанты була. РепертуарРепертуарында 20гә якын роле бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреШулай ук карагызСылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia