Эрих Һөпнер
![]() ![]() Эрих Һөпнер (алман. Erich Hoepner; 14 сентябрь 1886 — 8 август 1944) — Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алман хәрби эшлеклесе. Генерал-полковник (1940 елдан). ССРБга бәреп кергәндә вакытында 4-нче танк төркеме белән җитәкчелек иткән. Мәскәү сугышы вакытында командалыктан читкә этәрелгән һәм отставкага чыгарылган. 1944 елның 20 июлендәге түнтәрелештә катнашуы сәбәпле җәзалап үтерелгән (асып үтерелгән). Алманиядә Һөпнер Каршылык хәрәкәтенең (Widerstand) вәкиле булып санала. Икенче бөтендөнья сугышыБалтыйк буе стратегик саклану операциясе24 июньдә 56-нчы моторлаштырылган корпусның 4-нче танк төркеме совет территориясенә 170 км эченә керә һәм Укмерге шәһәренә чыга. 25 июньдә 4-нче танк төркеме Екабпилс шәһәренә һәм Даугавпилска, ә Вермахтның 18-нче армиясе Ригага һөжүм итә. 26 июньдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Даугавпилс янына үтә. 28 июньдә 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусы көн азыгында 21-нче мехкорпуска каршы һөҗүм итә һәм аны Даугавпилстан 40 км алып ташлый. 2 июльдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче һәм 27-нче армиялар бертерелгән арасына китереп бәреп керде. 5 июльдә Остров районында совет гаскәрләре дошманны контрһөҗүм иттеләр һәм алман гаскәрләрен шәһәрдән бәреп чыгардылар. 6 июльдә 4-нче танк төркеме Островны яңадан алды. 1941 елның 5 декабрьне 20-нче армия (Андрей Власов) алман 4-нче танк армиясының (Эрих Һөпнер) частьларен Красная Поляна авылы районында (Кремльдән 27 км) туктатты. ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia