Яков Юзефович
Яков Давыд ул Юзефо́вич (12.03.1872, Великая Лапеница, Волковыск өязе, Гродно губернасы — 5 июль 1929, Волковыск, Польша) — липка татарларыннан[1] булган Россия империясе генерал-лейтенанты (1917). БиографиясеЯков Юзефович Гродно губернасы татар морзалары нәселеннән. Бүгенге Белоруссия территориясенә караган, Гродно губернасы Волковыск өязе Великая Лапеница авылында генерал-майор Давыд Давыд улы Юзефович гаиләсендә туган. Генерал-майор Давыд Амурат улы Юзефовичның оныгы.[2]. Мөселман. Полоцк кадет корпусын (1890), Михайловск артиллерия училищесын (1893) и Генераль штабы Николаев академиясен (1899) тәмамлый . Рус-япон сугышында штаб-офицер буларак катнашкан. 1905 елның 8 декабреннән Варшава хәрби округы штаб-офицеры. 1910 елның 24 ноябреннән Россия империясе Генерал штабы идарәсенең бүлек башлыгы була. 1913 елның 17 апреленнән начальник ярдәмчесе. Беренче бөтендөнья сугышында Югары башкомандующий каршындагы генерал булган, 1915 елдан генерал-майор. Изге Георгий ордены белән бүләкләнгән. 1916 елдан — 2-нче кавалерия корпусы штабы начальнигы . 1917 елдан — генерал-квартирмейстер, соңрак — Югары башкомандующий каршындагы 1нче генерал-квартирмейстер . 1917 елның 1 сентябреннән - генерал-лейтенант. 1918 елның җәенәән ватандашлар сугышында Кызы Армиягә каршы көрәштә Петр Врангель ягындагы җитәкчеләрнең берсе була. Врангель Кырымда рус армиясен җитәкләгән чорда Рус армиясе генерал-инспекторы булып тора. 1920 елның сентябрендә Франциягә күченә. Соңрак Алманиядә, Эстониядә яши. Башта Тарту шәһәрендә үлгән дип саналса, 2015 елда Белоруссияның Волковыск шәһәрендә кабере табыла. Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia