Яктыртучанлык
![]() Яктыртучанлык яки яктырту сәләте — физикада, астрономиядә кулланыла торган төшенчә. Фотометрик яктыртучанлыкФотометрик яктыртучанлык — берәмлекле мәйданнан таратыла торган нурланышның яктылык агымы. Кечкенә мәйданнан таратылган яктылык агымы бу мәйданга чагыштырмасына тигез:
биредә: dS - мәйданыннан таратыла торган dΦv — яктылык агымы. СИ үлчәү системасында яктыртучанлык люмен/м² белән үлчәнә. Энергетик яктыртучанлык — фотометрик яктыртучанлыкка охшаш төшенчә, тик яктылык агымы урынында нурланыш агымы кулланыла, аның үлчәү берәмлеге - Вт/м². Күк җисеме яктыртучанлыгыКүк җисеме яктыртучанлыгы (астрономия) — астрономик объект (планета, йолдыз, галактика һ.б.) тарафыннан вакыт берәмлегендә таратыла торган бар энергия. СИ үлчәү системасында - Вт, СГСта - эрс/с белән үлчәнә, яки Кояш яктыртучанлыгы белән үлчәнә = 3,86×1033 эрг/с . Яктыртучанлык объектка кадәрге аралыкка бәйсез, тик күренүчән йолдызча зурлык аңа бәйле. Яктыртучанлык - йолдызлар сыйфатларының иң мөһиме була, ул спектр-яктыртучанлык (Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы), масса-яктыртучанлык диаграммасында төрле йолдызларны чагыштыру мөмкинлеген бирә. Йолдызның яктыртучанлыгы формула буенча исәпләнә: биредә R — йолдызның радиусы, T — аның өслеге температурасы, σ — Стефан-Больцман даимие.
Тизләткеч яктыртучанлыгыТизләткеч яктыртучанлыгы - элементар кисәкчекләр физикасында кисәкчекләрнең ике бәйләме бәрелешләр интенсивлыгын тасвирлаучы зурлык, тизләткечнең параметры. Шул яктыртучанлык L см−2·с−1 белән үлчәнә. Реакциянең кисеме яктыртучанлыкка тапкырчыгышы коллайдерында процессның узу ешлыгын күрсәтә: Башта Зур адрон коллайдерында яктыртучалык 1029 кисәкчек/см²·с тәшкил итте. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia