Якшур-Бодья
Якшур-Бодья (удм. Якшур-Бӧдья) ― авыл, Удмуртиянең Якшур-Бодья районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Якшур-Бодья авыл җирлегенең административ үзәге. [3] Халык саны ― 7638 (2021).[4] ЭтимологияАвыл атамасы удм. яг — «урман», удм. шур — «елга» һәм удм. Бӧдья — воршуд атамасы [5]. Нәтиҗәдә, авыл исеме «Урман елгасы буенда яшәүче Бодья нәселе» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Сөйләмдә авылның исеме еш кына «Як-Бодья» яки «Бодья» итеп кыскартып кулланыла. УрнашуыАвыл Удмуртия республикасының үзәк өлешендә, Тыловай калкулыгы чикләрендә, республика башкаласы Ижаудан 42 км ераклыкта, Селычка елгасына коючы Якшурка елгасы ярында урнашкан. Якшур-Бодья һәм аның тирәсендә 4 буа төзелгән ТранспортЯкшур-Бодья Ижевск — Глазов Р321 автомобиль юлында утыра. Авылдан район үзәге булган Шаркан һәм Кекоран авылларына юллар китә. Авылга иң якын урнашкан Кекоран тимер юл станциясе Якшур-Бодьядан 12 км ераклыкта, Горький тимер юлының Ижау регионы Ижевск — Пибаньшур линиясендә урнашкан. [5] Районны «Ямбург ― Көнбатыш Аурупа» магистраль газүткәргече кисеп үтә. ТарихТорак пунктка 1682 елдан аз гына элегрәк нигез салынган. Бодья нәселеннән удмуртлар Әгерҗе волостеннан Якшурка елгасына күчеп, Якшур-Бодья авылына нигез салалар. [6] 1710 елгы җанисәп буенча, Якшур-Бодья авылында 12 хуҗалык исәпләнә, аларда 69 кеше (27 ир-ат, 42 хатын-кыз) яшәгән. 1716 елгы Ландрат җанисәбен алуда 12 хуҗалык һәм 3 буш ихата теркәлгән. Авыл халкының зур өлеше удмуртлар булган, аларның төп шөгыле чолыкчылык, игенчелек һәм заводлар өчен агач күмере әзерләү була. [7] 1824 елның 3 октябрендә Ижевск заводына (хәзерге Ижевск шәһәре) инспекция сәфәре вакытында Якшур-Бодьяда император Александр I тукталыш ясый, аның килүенә Ижевск заводына кадәр юл киңәйтелә һәм төзекләндерелә. [8] 1860 елда чиркәү приходы ачыла, бер елдан изге Могҗиза тудыручы Николай хөрмәтенә агач чиркәү төзелә, шуннан соң Якшур-Бодья авыл (село) статусын ала. Николай чиркәвенең беренче настоятеле рухани Платон Васильевич Ардашев була. Аның башлангычы белән 1863 елда авылда чиркәү-мәхәллә мәктәбе ачыла. 1904 елда авылда кыз балалар өчен ике класслы чиркәү-мәхәллә мәктәбе эшли (соңрак әлеге бинада Якшур-Бодья педучилищесы ачылган), 1913 елда фельдшер-акушерлык пункты ачыла. [9] Авыл Якшур-Бодья волосте үзәге булган, биредә волость идарәсе урнашкан. Советлар хакимияте 1918 елның 12 мартында урнаштырылган. [10] 1918 елның августында большевикларга каршы башланган Ижау-Воткинск фетнәсе вакытында Якшур-Бодья Ижау гыйсъянчылары тарафыннан басып алына. Якшур-Бодьяда яшәүчеләрдән гыйсъянчылар армиясенең бер ротасы формалаша. Октябрь урталарында Ижауга Махсус Вятка дивизиясе һөҗүм иткәндә, авылны Володарский исемендәге полк штурм белән ала. [11] Әмма 1919 елның апрелендә Якшур-Бодья янә аклар кулына эләгә – авылга Колчак гаскәриләре керә. Ниһаять, 1919 елның 20 июнендә Кызыл Гаскәр авылны яулап ала. [12] 1929 елда авыл Якшур-Бодья районының үзәге итеп сайлана. 1933 елда авылда удмурт телендә беренче район газетасы «Сталинья» чыга башлый (хәзерге район газетасы «Рассвет-Ошмес»), 1936 елда типография ачыла. [13] Авылның Николай чиркәве 1936 елда ябыла, 1938 елда сүтелә. [9] 1948 елда Якшур-Бодьяда беренче электр станциясе ачыла. [8] Халык саны
Социаль инфраструктура, икътисад3 мәктәп, аларның берсе сукыр һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат-мәктәп; мәдәният йорты, туган якны өйрәнү музее (1981 елда ачылган), үзәк район хастаханәсе. Леспромхоз, асфальт-бетон заводы, чаңгы базасы, спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге (ДДТ), 6 балалар бакчасы, мотодром, «Поляна» рестораны, «Колобок» кафесы. 1995 елда яңа Изге Николай чиркәве төзелә башлый. Ул 1997 елда изгеләндерелә. 2006 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлап ачылган мемориал реконструкцияләнә. 2009 елда XX гасыр локаль сугышларында катнашучыларга багышланган сквер ачыла. Бу вакыйгалар истәлегенә скверда БМП куелган. [17] Икътисад юнәлеше: нефть чыгару, агач эшкәртү, металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы җитештерү тармаклары. Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia