Ямашев бульвары (Яр Чаллы)
Ямашев бульвары, Хөсәен Ямашев исемендәге бульвар (рус. Бульвар Ямашева, Бульвар имени Хусаина Ямашева) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам. Озынлыгы ~ 1 357 м. ТарихУрамның исеме татар инкыйлабчысы Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (1882-1912) хөрмәтенә аталган. Күп катлы йортлар 1968 елда төзелә башлаган. УрнашуыЯр Чаллының (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсендә 3нче һәм 4нче, 4нче А, өлешчә 9нчы комплексларда урнашкан урам. Гидротөзүчеләр урамыннан башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвар Е. Батенчук (элекке Студентлар) урамы, Гайдар тыкрыгы, Столбовая урамы белән кисешә. Муса Җәлил проспектыннан соң, урам Корчагин бульвары буларак дәвам итә. Игътибарга лаек объектлар![]() ![]()
Бульвар башында «Tatarstan» бизнес-отеле (Ямашев бульвары, 29А / Гидротөзүчеләр урамы, 18А) урнашкан. Ямашев бульварыннан аңа якын гына урнашкан Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музеена (Гидротөзүчеләр урамы, 16), Владимир Высоцкий һәйкәленә, 9 Май скверына, Ватан-ана һәйкәленә, Муса Җәлил һәйкәленә үтәргә мөмкин. Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia