Япониянең милли парламент китапханәсе
Милли парламент китапханәсе (яп. 国立国会図書館 Кокурицу Коккай Тосёкан) — Япониянең бердәнбер, дөньядагы иң зур китапханәләрнең берсе. 1948 елда Япония Парламенты әгъзалары куллансын өчен барлыкка килгән. Максатлары һәм мөмкинлекләре буенча ул АКШ Конгрессы Китапханәсенә тиң. Милли парламент китапханәсе Токиодагы һәм Киотодагы ике төп һәм тагын да берничә бүлекчәдән тора. ![]() ![]() ТарихЯпониянең Милли Парламент китапханәсе өч төрле юл белән: 1890 елда Император парламентына нигез салган чактагы Пэрлар Палатасы, Вәкиллек Палатасы, 1872 елда Мәгариф министрлыгын оештырганда барлыкка килгән Император китапханәләрендә — мирас буенча барлыкка килгән. Япониядә Парламентның вәкаләтләре чикләнгәнлектән, аларның мәгълүматка ихтыяҗы зур булмаган. Башлангыч парламент китапханәләрендә фондлар да, канунга яраклы тормыш өчен мөһим өстәмәләр кертү хезмәте дә булмаган. Икенче бөтендөнья сугышында Япониянең җиңелүенә кадәр башкарма хакимият, пэрларны һәм Палаталар вәкилләрен мәгълүмат чыганакларына якын җибәрмичә, барлык сәяси документларны үз контролендә тоткан.
1946 елда Парламент палаталары Милли Парламент китапханәсенең даими комитетын төзегән. Тарихчы-марксист Горо Хани (ja), сугыш вакытында хөкүмәттән аермалы карашта булуы аркасында төрмәдә утырган һәм сугыштан соң Киңәшчеләр Палатасына (Иске Пэрлар Палатасы) сайлангач, бу реформаларны тормышка ашыруны бик уңышлы рәвештә җитәкләгән. Хани яңа оешмада «халык суверенитеты үзәген» һәм «тыныч революцияне» тормышка ашыруның чараларын күргән. Китапханәдә реформалар үткәрү өчен җаваплы булган оккупация офицерлары «оккупация бу чорның катализаторы булып торса да, урындагы башлангычны һәм реформаларның үсешен Горо Хани кебек японнар тормышка ашырды», дип исәпләгән. Милли парламент китапханәсен 1948 елның июнендә Очрашулар Сараенда (сугышта шартлатылган иске Акасака сарае) ачканнар. Бу вакытта китапханәнең фондында 100 мең том булган. Аның беренче директоры итеп Токудзиро Канамори[12], ә директор урынбасары итеп фәлсәфәче Масакадзу Накай билгеләнгән. 1949 елда Милли парламент китапханәсе Милли китапханә (иске Император китапханәсе) белән берләшкән Япониянең бердәнбер милли китапханәсенә әйләнгән. Аның фонды иске Уэнос Милли китапханәсеннән алып киленгән 1 млн том аркасында нык тулыланган. 1961 елда китапханә Парламенттан ерак булмаган хәзерге Нагатате районына күчерелгән[13]. 1986 елда шундагы китапларның саны 12 млн данә тәшкил иткән. 2002 елда Кансай Фәнни шәһәрендә (Сейка бистәсе, Сораку өязе, Киото префектурасы) урнашкан Милли парламент китапханәсенең Кансай бүлегендә 6 млн китап сакланган. 2002 елның маенда Уэнода иске Император китапханәсендә яңа бүлек ачылган, анда халыкара балалар әдәбияты китапханәсе урнашкан. Бу филиалда балалар өчен бөтендөнья балалар әсәрләренең 400 мең томы бар. Милли парламент китапханасендәге китаплар һәм аның төрле хезмәтләре белән хәзерге көндә киң җәмәгатьчелек файдалана. Мәсәлән, 2004 елның мартында китапханә 250 мең мөрәҗәгатьне канәгатьләндергән, бу Парламенттан килгән 32 мең мөрәҗәгатьтән күпкә зур. Директорлары
ЭшчәнлегеЯпония кануннарына яраклы рәвештә, япон нәшриятләре үзләре чыгарган бөтен продукцияне Милли парламент китапханәсена җибәрергә тиешләр. Хөкүмәт нәшриятләре үзенең һәр нәшер ителгән продукциясенең 30 данәсен, ә шәхси нәшриятләр — бер китабын ярты хакына Милли парламент китапханәсена җибәреп тора. Бу шартлар аңа даими рәвештә дөньядагы иң яхшы япон әдәбияты фондларын тотарга мөмкинлек бирә. Барлык китаплар һәм вакытлы матбугат «Нихон дзэнкоку сёси» (日本全国書誌, «Япониянең гомумдәүләт библиографиясе») библиографик җыентыкка аерым җирендә теркәлеп бара. Бу җыелма АКШ һәм Бөекбританиянең үзәк китапханәләренең нәшерләре белән хөкүмәтара алыш-бирешне тәэмин итә. Библиографияне тәртипкә китерүдә магнит тасмалар кулланылган, ә 1971 елдан — компьютер технологияләре кулланыла. Китапханә фондларыннан китап эзләү тиз йөрешле системасы JAPAN/MARC системасы белән алып барыла. Япониянең Милли парламент китапханәсе 1 үзәк һәм 27 ярдәмче махсуслаштырылган китапханә бүлекләреннән тора. Аларның эченә сирәк Тоё һәм Халыкара балалар әдәбияты китапханәсе да керә. Үзәк бүлектә канун проектларын тикшерү хезмәте эшли, анда юриспруденция өлкәсендәге белгечләр белән беррәттән, сәясәт һәм икътисад белгечләре, басмаларны җыю, эшкәртү хезмәте белгечләре эшли. Китапханә гражданнарның киң даирәсе өчен һәрвакыт ачык, анда 1100 утыру урыны бар. Китапханә библиографик консультацияләр бирә һәм Япониянең җәмәгать, кала, университетлар китапханәләре белән алыш-биреш итә. Ул Халыкара китапханәләр ассоциацияләре һәм оешмаларының әгъзасы һәм китапханә эшендәге тикшеренүләрдә катнаша. Булган мәгълүматларга караганда, 2001 елда китапханә фондында: 489 мең китап, 420 мең карта, 470 мең видео һәм аудио-язмалар, 167 мең периодик басма булган. Булган мәгълүматләргә караганда, 2007 елда китапханә фондында 22 869 278 документ сакланган. 1999 елда аңа 397 000 кеше килгән. Төп фондыЯпониянең Милли китапханәсе буларак, Милли парламент китапханәсе Япониядә нәшер ителгән китапларның бик күп данәларын җыйган. Парламент әгъзалары өчен китапханә булганлыктан, монда чит телләрдәге китапларның киң фонды бар. Мөһим махсус коллекцияләрКитапханәнең 8 махсус коллекциясе мөһим булып санала:
Интернет челтәре өчен китапларның цифрлануыСоңгы елларда китапханәдә актив рәвештә инглиз һәм япон телендәге китаплар сайтларга куелалар. Бу сайтларга китапханәнең гомуми каталогы, 60 000 заманча китаплар, 37 000 Япониянең борынгы парламент утырышларының документлары кергән. Искәрмәләр
ӘдәбиятТәкъдим ителгән әдәбият
ИскәрмәләрЧыганакларСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia