Ясалма сайланыш

 

Ясалма сайланыш
Сурәт
Моның каршысы Табигый сайланыш
 Ясалма сайланыш Викиҗыентыкта
Мутация һәм сайланыш
Бельгия Зәңгәр сыеры. Токымның миостатин генындагы җитешсезлеге нәселләр аша саклана һәм мускулларның тиз үсүе өчен җавап бирә.
Ясалма сайланыш ярдәмендә чыгарылган заманча кукуруз.

Ясалма сайланыш - затларны ясалма рәвештә сайлап алу һәм үрчетү юлы белән, кешегә файдалы билгеләре һәм сыйфатлары булган яңа хайван токымнары һәм культуралы үсемлек сортлары чыгару процессы.

Өйрәнү тарихы

Ясалма сайланышны кешеләр әле борынгы заманнардан ук үзләштерсәләр дә, фәндә бу күренешне төпләп өйрәнүчеләрнең берсе - Чарльз Дарвин була.

Җир шары тирәли сәяхәттән Дарвин Англиягә төрләрнең яшәү шартлары тәэсирендә үзгәрүчәнлеге турында какшамас фикердә кайта. Геология, палеонтология, эмбриология һәм башка фән мәгълүматлары да шулай ук органик дөньяның үзгәрүчәнлеген күрсәтә. Ләкин галимнәрнең күбесе эволюцияне кабул итми, танымый: бер төрләрнең икенчеләренә әверелүен беркем дә күзәтми. Шуңа күрә дә Дарвин үзенең бөтен көчен эволюция процесслары механизмнарын ачуга туплый. Шундый максат белән ул Англиянең авыл хуҗалыгы практикасын өйрәнә. Ул вакытта инде Англия фермерлары һәм башка һәвәскәрләр күгәрченнәрнең 150 токымын, күп кенә эт токымнары, эре мөгезле терлек, тавык һәм башкаларны чыгарган була.

Хайваннарның яңа токымнары һәм культуралы үсемлекләрнең яңа сортларын чыгару буенча интенсив рәвештә селекция эшләре алып барыла. Төрләрнең даимилеген яклаучылар һәр сорт, һәр токымның борынгы кыргый бабасы булган диләр. Ә Дарвин моның болай түгеллеген дәлилли.

Ясалма сайланыш закончалыклары

Дарвин Англия фермерлары ысулларын өйрәнә. Алар нигезендә бер принцип ята: үсемлекләр яки хайваннар үрчеткәндә алар аерылып тора торган, кирәкле билгеле экземплярлар эзлиләр һәм үрчетү өчен шул экземплярларны гына калдыралар.

Мәсәлән, бодайның уңдырышлылыгын арттырырга кирәк, ди. Селекционер бик күп үсемлекләр арасыннан иң яхшы күп башаклы берничә экземпляр сайлап ала. Киләсе елга ул фәкать шул үсемлек орлыкларын гына чәчә һәм алар арасыннан тагы да яхшырак күп башаклыларны сайлап ала. Шулай берничә ел дәвам итә, һәм нәтиҗәдә бодайның күпбашаклы сорты килеп чыга.

Яңа үсемлекләр сорты яки яңа хайваннар токымы чыгарганда, нигез булып организмнарның үзгәрүчәнлек билгесе ята һәм кирәкле якка авышырга сәләтлерәк билгелесе сайлап алына. Буыннар рәтендә мондый үзгәрүләр туплана бара һәм токымның тотрыклы билгесенә әверелә. Сайлау өчен фәкать индивидуаль (мутацион) үзгәрүчәнлек кенә әһәмияткә ия.

Мутация — организмның нәселдән килүче сыйфатларының көтмәгәндә үзгәрүе. Ул организмның теге яки бу билгеләрен үзгәртә, һәм бу күренеш сирәк очрый. Күп санлы затлар арасыннан сайлаганда гына, ясалма сайланыш уңышлы була. Шундый мисаллар да билгеле: очраклы рәвештә килеп чыккан зур мутация дә яңа токым китереп чыгара. Кыска аяклы анкон сарыклары, такса (эт токымы), ыргаксыман кәкре томшыклы үрдәк, кайбер үсемлек сортлары шулай барлыкка килгән. Билгеләре нык үзгәргән затлар сакланган һәм кеше аларны яңа токымнар чыгару өчен кулланган.

Хайван токымнарының килеп чыгышы

Тавыкның барлык токымнары да — кыргый урман тавыгыннан, йорт үрдәкләре — кыргый кыр үрдәгеннән, йорт куяннары токымнары Европа кыргый куяныннан чыгарылган. Мөгезле эре терлекнең борынгы бабалары — кыргый турларның ике төре, этләрнеке — бүре (кайбер токымнарныкы шакал). Шуның белән беррәттән, бер борынгы бабадан чыгарылган хайван токымнары һәм үсемлек сортлары бер-берсеннән нык аерылырга да мөмкин. Анда йорт кенәриенең кайбер токымнары күрсәтелгән. Аларның гәүдә пропорцияләре, зурлыклары, мамык һәм каурый капламы, бер үк ата-бабадан чыгуларына карамастан, бертөрле түгел. Әтәчләрнең баш үсентеләре гаҗәеп төрле. Һәр токымның кикрик формасы үзенчә.

Үсемлек сортларының килеп чыгышы

Культуралы үсемлек сортлары арасында да шундый ук күренеш бар. Мәсәлән, кәбестә сортлары бер-берсеннән бик нык аерыла. Бер кыргый төрдән кеше ак күчәнле кәбестә, төсле кәбестә, кольраби, терлек кәбестәсе (сабагы кеше биеклегеннән дә зур) чыгарган.

Ясалма сайланышның әһәмияте

XIX гасырда Англиянең авыл хуҗалыгында кулланыла торган селекция ысулларын өйрәнү Дарвинга ясалма сайланыш принципларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Бу принцип ярдәмендә формаларның камилләшү сәбәпләрен генә түгел, ә бәлки аларның күптөрлелекләрен дә аңлатып була.

Культуралы үсемлекләр һәм йорт хайваннары кешенең матди һәм эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә хезмәт итә. Бу үзе үк инде аларның кеше тарафыннан чыгарылганлыкларын исбат итә.

Чыганаклар

Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология.Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 .

Библиография

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya