Яссылыкларның параллельлеге

Классик билгеләмә

Ике яссылык параллельләр, әгәр дә аларның уртак нокталары булмаса.

Үзлекләре

  • Әгәр α яссылыгы β яссылыгында ятучы һәм кисешүче ике турының һәрберсенә параллель булса, бу яссылыклар параллельләр
  • Әгәр ике яссылык өченче яссылык тарафыннан киселгән булса, һәм ул яссылыкларда параллель үзара эзләр калса, бу ике яссылык параллельләр
  • Бирелгән яссылыкта ятмаучы нокта аша әлеге яссылыкка параллель яссылык үткәреп була, һәм бары тик берне генә
  • Ике параллель яссылык белән яикләнгән параллель турылар кисемтәләре үзара тигезләр
  • Параллель һәм бертөрле юнәлтелгән яклы ике почмак параллель яссылыкларда яталар

Аналитик билгеләмә

Әгәр
һәм
яссылыклары параллель булсалар, һәм нормаль векторлары коллинеарлар (һәм киресенчә). Шуңа күрә параллельлек шарты (кирәкле һәм җитәрлек):

Мисал 1.

һәм яссылыклары
параллельләр, чөнки

Мисал 2.

һәм яссылыклары параллель түгелләр, чөнки , ә
Искәрмә. Әгәр координатлар янындагы коэффициентлар гына түгел, ә ирекле әгъзалар да пропорциональ булсалар, ягъни

булса, яссылыклар тәңгәл киләләр. Мәсәлән
һәм
тигезләмәләре бер үк яссылыкны тасвирлыйлар.

Чыганак

Рус википедиясе

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya