Яңа Борнак
Яңа Борнак — Удмурт Республикасы Кизнер районында урнашкан татар авылы. ГеографияУдмуртиянең көньяк-көнбатыш өлешендә район үзәге Кизнердан турыдан-туры төньяк-көнчыгыш якка якынча 35 км ераклыкта урнашкан. ТарихТатар авылына 1935 елда[3] Татарстанның Балтач районы Борнак авылыннан күчеп килгән кешеләр нигез сала. Авылда Тельман исемендәге колхоз эшләгән, соңрак колхозлар зурайтылганнан соң Муркозь-Омга колхозының җитештерү бүлеге була[4]. 2021 елга кадәр Муркозь-Омгы авыл җирлеге составына кергән. Элек борнаклылар кап, лента сугып көн күргәннәр. Бу эш бик тузанлы, пычрак булганга, аның өчен тагын бер йорт салганнар. Бүгенге көндә авылда лента сукмыйлар. Ләкин элеккечә һәр хуҗалыкта ике йорт сакланган. Хәзер аның берсе җәйге ашханә ролен үти.[3] Халык саны2002 елда даими халык саны 136 кеше тәшкил итә (татарлар 98 %)[5], 2012 елда 99 кеше[6]. 2021 елга 30лап хуҗалыкта 60ка якын кеше яши.[3] ИнфраструктураИр-атлар урманда хезмәт куя, калган халык авыл советы үзәгенә йөреп эшли. Алты кеше Муркузь-Омга мәктәбенә барып эшли. Анда эшкә күбрәк татарларны алалар.[3] Авылда медпункт, кибет бар.[3] Элек башлангыч мәктәп, клуб эшләгән, фәннәр татар телендә укытылган. Авылда бүгенге көндә бер бала да юк. Мәктәп тә, клуб та ябылганнар. Авыл газлаштырылмаган[3] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia