Җамалетдин Юмаев
Юмаев Җамалетдин[1] Гыймалетдин[2] яки Хәлиулла улы[3][4] (1892—1940) — татар һәм башкорт шагыйре, мәгърифәтче. БиографиясеЯкынча 1892 елда Ырынбур губернасы Чиләбе өязенең (хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы) Искен вулысы Әлмән авылында туган. Троицк шәһәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. 1913 елда шул ук шәһәрдә рус-татар училищесын тәмалый. 1913 елдан Петропавловск шәһәре янында казакъ авылларында укытучылык белән шөгыльләнә. 1916 елдан Уфада яши һәм «Тормыш» газетасында эшли. 1917 елгы Октябрь революциясенән соң Чиләбе өязендә халык мәгарифе органнарында эшли. 1920 елларда Урта Азияга чыгып китә. Аның киләсе язмышы билгесез. ИҗатыӘсәрләре 1910 елларда «Акмулла», «Шура», «Тормыш» һәм башка татар журналларында басыла башлый. Ямалетдин Йомаев иҗадында XX гасыр башын шигъриятенең романтик агымы чагыла. Аның башлангыч шигырьлщренщ чынылыкта кире кагучы пессимистик мотивлар хас («Хәят», «Күңел», «Әнием кабере янында» һ. б.). Ә 1913—1915 елларда язылган бүтән әсәрләрендә («Мин», «Вәгъдә», «Әгәр мин кош булсам» һәм башкалар) социаль гаделлек өчен көрәш темасы ачыла. «Кыз бала», «Кадак кызына», «Яшь кызга» һәм «Язгы төнлә» әсәрләрендә хатын-кызларның хокуклары һәм иреге проблемасы күтәрелә. Ә «Ярлылык вә хәзинә» һәм «Бүре белән сарык» әсәрләрендә комсызлык белән дан-шөһрәткә омтылучылык тәнкыйтләнә. Ул «Ямалетдин Йомаев шигырьләре» (1913), «Әдәби шигырьләр» (1915), «Илһам» (нәшер ителмәгән) шигырьләр җыентыклары авторы. М. Ю. Лермонтов һәм А. С. Пушкин шигыйрьләрен төрки телләргә тәрҗемә итә, шулай ук И. А. Крыловның «Квартет» мәсәлен, гарәп һәм төрек шагирларның бүтән әсәрләрен дә тәрҗемәли. Әдәбият
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia