Җилпәзәканатлылар![]() Җилпәзәканатлылар [1] (лат. Plecoptera) - тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр отряды. Элегрәк ул хәзер кулланылмаган ялганчелтәрканатлылар отрядына кергән. Җитлеккән бөҗәкләр җир өстендә яши, күбесенчә яз көне очрыйлар. Озынча йомшак тәннәрендә дүрт үтә-күренмәле канат урнаша. Тыныч халәттә бөҗәк аларны яссы рәвештә аркасына җыя. Тәннең арткы очында гадәттә озын койрык җепләре пары бар. Хәзерге вакытта галимнәр тарафыннан 3833 төр тасвирланган, шул исәптән 120 казылма төр (Zhang, 2013) [2] . ТуклануВак җилпәзәканатлыларның личинкалары суүсемнәр белән тукланалар, ләкин күбесе черки, озынборын, көнлекче һәм башка Үсеп җиткәч гадәттә ашамыйлар. СулауСулыш органнары - күкрәк трахея саңаклары [3], алар тәннең як-ягына төшеп торучы җеп бәйләмнәрен хәтерләтә. Тәннең калган өлешләре аша сулау икенче урында.[4] Личинкалар кислород белән бай агымсуларны өстен күрәләр. Күпчелек бөҗәкләрдән аермалы буларак, аларның кайбер төрләрендә гемоцианин дип аталган сулыш пигментлары бар [5] . ТөсЛичинкаларның төсе сары-коңгырт яки коңгырт-соры. Ул бөҗәкләр яши торган ташлы су төбе төсенә бик яхшы туры килә. Таш өстендә хәрәкәтсез утырган личинканы күрү җиңел түгел. Олы бөҗәкләр коңгырт төстә, гәүдәләре озын, яссы. Яхшы сеңерчәләнгән ике пар элпәле кара канатлары бар, олы бөҗәкләр аны аркаларында яссы рәвештә урнаштыра. ҮрчүҖилпәзәканатлыларның үрчүе, гомумән, энә каракларыныкы кебек үк була. Йомыркалары бик вак. Йомыркадан чыкканнан соң,личинкалар үсә, кат-кат тире сала һәм канат үстерә. Личинкалар олы бөҗәкләр белән югары морфологик һәм биологик охшашлыгы аркасында, имагосыман, яки нимфалар дип атала. Зур бөҗәкләргә әверелгәнче, нимфалар су өстендәге әйберләргә (ташлар, агач кәүсәләре) менәләр. Классификация
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia