Үзбәкстан мөселманнары идарәсе
Үзбәкстан мөселманнары идарәсе (үзб. Ўзбекистон мусулмонлари идораси) ― Үзбәкстан мөселманнары белән идарә итүче үзәкләштерелгән дини оешма. СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм элеккеге союздаш республикалар үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. 1991 елда Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте Үзбәкстан мөселманнары идарәсе итеп үзгәртелә [1]. Үзбәкстан мөселманнары идарәсе каршында Имам Бохари исемендәге Ташкент ислам институты һәм ун махсус урта ислам уку йорты эшләп килә [2]. Тарих![]() Идарә 1943 елның 20 октябрендә Ташкентта Урта Азия һәм Казакъстан мөселман руханилары һәм диндарлар вәкилләре корылтаенда оештырыла. Идарәнең төп резиденциясе Ташкентта Баракхан мәдрәсәсендә урнашкан. Шул ук бинада Үзбәкстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре комитеты урнашкан. 1992 елдан дини оешма «Мәварәәннәһер мөселманнары идарәсе» дип атала башлый. 1996 елдан идарә исеме хәзерге исемгә үзгәртелә. Идарә бәйсез оешма буларак эшли һәм дәүләткә турыдан-туры буйсынмый. СтруктураИдарә Үзбәкстан мөселманнары арасында дини мәсьәләләр белән шөгыльләнә, фәтвалар чыгара, мәчет имамнарын билгели һәм мөселман руханилары әзерләүне (укытуны) оештыра. Матди яктан бу эшләр ил мөселманнары сәдакәләре, ярдәмче хуҗалыклардан кергән керемнәр һәм башка керем чыганаклары хисабына тәэмин ителә. Идарәнең җитәкче органы булып Югары совет тора, идарә рәисе мөфти (Баш мөфти) титулын йөртә. Идарәдә хокук, халыкара мөнәсәбәтләр, мәгариф һәм һөнәри әзерлек, мәчетләр һәм фәтвалар бүлекләре бар. Мөселман руханиларын әзерләү белән Ташкент ислам институты (1971 елда нигез салынган) [3], ун урта махсус ислам мәктәбе (мәдрәсә, икесе хатын-кызлар өчен) шөгыльләнә. «Мәварәәннәһер» нәшрияты дини әдәбият, дини календарьлар бастырып чыгара. Идарә чит илләрдәге күп кенә дини оешмалар белән элемтәдә тора. Ел саен 3,5-4 мең кеше катнашында хаҗ кылуны оештыра [4]. МөфтиләрСССР территориясендәге теләсә кайсы Диния нәзарәтенә караганда да күбрәк мөселманны берләштергән Диния нәзарәтен мөфти җитәкләгән, аны Югары мөфти, яки Бөек мөфти дип зурлаганнар. Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен Бабахан нәселеннән булган мөфтиләр җитәкләгән:
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia