Үзәк музыка мәктәбе — Музыка башкару сәнгате академиясы — унбер еллык уку курсы белән балалар махсус музыка мәктәбе. Укыту музыка һөнәрләре буенча да, гомуми белем бирү дәресләре буенча да бара. 1935 елда Мәскәү консерваториясенең 1932 йылда нигезләнгән Балалар бүлекчәсе нигезендә оештырыла. 2023 елдан Мәскәү консерваториясе карамагыннан чыга һәм аерым югары уку йорты буларак гамәлгә кертелә.
Тарих
1932 ел — Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе укучыларны югары музыка уку йортларына укырга керүгә әзерләү өчен Балалар бүлеге барлыкка килә. Профессор Александр Борисович Гольденвейзер һәм консерватория директоры Станислав Трофимович Шацкий моның инициаторлары була. Аеруча сәләтле балалар өчен махсус балалар группасы оештырыла (15 кешегә якын).
1935 ел — ССРБ хөкүмәте карары буенча Мәскәү консерваториясенең балалар бүлекчәсе Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбе дип исемләнә башлый. Махсус балалар төркеме мәктәп системасына интеграцияләнә. Мәктәп Мәскәү консерваториясе каршындагы ике катлы бинага күчерелә. Мәктәптә музыка дәресләре дә, урта мәктәп программасы буенча гомуми белем бирү дәресләре дә үткәрелә.
1941 ел — Бөек Ватан сугышы башлангач, августа үзәк музыка мәктәбе Пинзәгә эвакуацияләнә. Укытучылар һәм укучы сәнгать укуханәсе бинасында урнаша, дәреслекләр Пинзә шәһәренең Беренче балалар музыка мәктәбе бинасында үтә.
1943 ел — октябрьдә Үзәк музыка мәктәбе Мәскәүгә кайта. Мәктәп Мәскәү консерваториясенә якын-тирәдә төзелгән дүрт катлы яңа калыптагы бинага керә.
1954 ел — октябрьдә Үзәк музыка мәктәбендә теория-композиторлык бүлеге ачыла.