Әтәч менгән читәнгә (әсәр)
![]() «Әтәч менгән читәнгә» —Аяз Гыйләҗев тарафыннан 1979 - 1980 елларда иҗат ителгән әсәр. Төп мәгълүматӘсәр 11 бүлектән[1] тора. Аяз Гыйләҗев үзе телеинтервьюларның берсендә[2] әсәрнең төп идеясен шулай итеп аңлата[3]:
Аяз Гыйләҗев әлеге һәм шулай ук «Җомга көн кич белән» әсәрләре өчен 1983 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала.[4] Сюжет сызыгыӘсәрнең беренче бүлегенең төп геройлары - Гәрәйхан кушаматлы әтәч һәм каравылчы Хәйретдин агай. Икенче бүлектә әсәр сюжетына әтәчне читәннән бәреп төшергән Зәйтүн һәм әтәч хуҗасы Әнәс исемле малайлар килеп керә. Өченче бүлектә төп герой - Зәйтүннең апасы - Фирүзә. Дүртенче бүлек — укытучы Җәмил Камаловка, бишенче бүлек - Вәзиләгә багышлана. Автор геройларның кем булулары, яшәү рәвешләре һәм бер-берсенә мөнәсәбәтләре белән таныштыра. Төп образлар: Мирфатыйх, Сәләхетдин, Гөлбикә, Гөлмәрьям, Зәйтүн, Әнәс, Вәзилә, Җәмил, Хәйдәр, Мидхәт, Хәйретдин агай. Әсәр сәхнәдәӘсәр буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектакленең премьерасы Г.Камал театрында 2017 елның 27 декабрендә була.[5] Чыганаклар
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia