Әхмәт Рәшит
Әхмәт Әхәт улы Рәшитов — татар шагыйре, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1986) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1995), ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан), Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты (1993). Тормыш юлы1936 елның 25 мартында[2] Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, туган авылында җидееллык, күрше Олы Тархан авылында һәм Буада урта белем алгач, ул 1954 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. 1960 елдан Татарстанның Апас район газетасында, 1961 елдан Казан һәм Лениногорск телевизия студияләрендә, 1968 елдан Казан шәһәрендәге төрле матбугат органнарында эшли. 1976 елдан ул Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры, 1988 елдан Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли. ИҗатыӘхмәт Рәшитовның «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла. Нигездә публицистик поэзия өлкәсендә эшләүче шагыйрь берничә күләмле поэма, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» кебек популяр җырлар иҗат итә, күп кенә шигъри җыентыклар бастырып чыгара. Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia