Әхтәм Зарипов
Әхтәм Зарипов, Әхтәм Исмеәгъзәм[2] (Исмәгҗан[3]) улы Зарипов (1935 елның 15 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Тәҗәй ― 2024 елның 19 июне, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, актер, режиссер. ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1979). БиографиясеӘхтәм Исмеәгъзәм улы Зарипов 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районы Тәҗәй авылында туган. 1961—1972 елларда — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист. 1972 елдан — Казан телевидение студиясендә режиссер. 1987—1992 елларда Казан телевидение студиясенең баш режиссеры. Аның режиссерлыгында барлыгы 42дән артык телеспектакль һәм телефильм эфирга чыга. Күбесенең сценарие классик һәм хәзерге язучыларыбыз әсәрләренә нигезләнгән. 2024 елның 19 июнендә Казанда 88 яшендә вафат[4][5]. Яшел Үзән районында туганнары янына җирләнә[6]. ИҗатыТелевизион фильмнар
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia