Әчет
Әчет (рус. Ачит) — Свердловск өлкәсенең составына керүче шәһәр тибындагы бистә, Әчет шәһәр округының административ үзәге. ГеографияӘчет бер үк исемле елгасында, Екатеринбургтан 196 километр көнбатышрак, якындагы тимер юл станциясеннән (Уфимский бистәсе) 13 километр төньяк-көнбатышрак урнашкан. КлиматКлиматы уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә. Тарих1924 елдан — район үзәге. Шәһәр тибындагы бистә статусын 1968 елдан йөртә. Халык
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар – 89,6%, татарлар – 5,8%, чирмешләр – 1,5%.[7] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia