4-нче армия (1918)
4-нче армия — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның 20 июнендә Аерым армия буларак оештырыла, 1918 елнең 20 июленнән — 4-нче армия. 1918-1919 елларда Чех-словак корпусына, КОМУЧның Халык армиясенә, Урал ак казаклар армиясенә каршы сугышларда катнаша. 4-нче армия частьләре Самар, Уральск шәһәрләрен азат итә, 1919 елның мартында Мәләкәс, Ставрополь, Сызран, Сөнгәләй өязләрендә дә сугыша, март-июльдә Лбищенск шәһәренең Сломихинская станицасы һәм Уральск шәһәре районында Урал ак казакларына каршы оборона сугышы алып бара. 4-нче армия эчендә 1 нче мөселман совет полкы да була. 1919 елның апреленнән 4-нче армия Инкыйлаби Хәрби Шурасы сәяси бүлегенең оештыру-агитация бүлекчәсендә мөселман өлеше яшәп килә, ул «Ышаныч» исемле газета, бырашур һәм өндәмәләр бастырып тарата, кызылармиячеләр өчен татарча спектакльләр һәм концертлар оештыра. 1919 елның августында 4-нче армия Төркестан фронты эченә керә. 1920 елнең апрелендә таратыла. КомандирларСәргаскәрләр
Штаб башлыклары
Состав
Төрле вакытта Дүртенче армиягә керә:
Әдәбият
Тышкы сылтамалар
Русия ватандашлар сугышы дәвамындагы Кызыл Гаскәре
Фронтлар: Көнчыгыш | Көнбатыш | Каспий-Кавказ | Төньяк | Украина | Көньяк | Көньяк-Көнчыгыш | Көньяк-Көнбатыш фронт
|
Portal di Ensiklopedia Dunia