JavaJava - Sun Microsystems (соңрак Oracle тарафыннан сатып алына) компаниясендә эшләп чыгалыган, объектка юнәлгән программалау теле. Java телендә язылган программалар гадәттә махсус байт-кодка әйләндереләләр, шунлыктан, санак артхитектурасына бәйсез рәвештә, теләсә кайтсы виртуаль Java-машинада башкарыла алалар. Рәсми дөнья күрү көне - 23 май 1995 ел. ИсемеБашта телгә Oak ("Имән") исеме бирелгән була. Аны Джеймс Гослинг көнкүреш электрон җайланмаларын программалау өчен ясый. Нәтиҗәдә телнең исемен Javaга алыштыралар һәм клиент һәм сервер программалары ясау өчен куллана башлыйлар. Java исеме каһвә маркасы хөрмәтенә бирелә, ә каһвә исә, үз чиратында, Һинд океанындагы утрау исемен йөртә. Шунлыктан телнең эмблемасы - парланып торган каһвә. Башта программалау максаты булган көнкүреш техникасы үрнәге буларак каһвә-машина аллюзиясенә бәйле, исем килеп чыгышының башка юрамалары да бар. Төп үзенчәлекләреJava телендә язылган программалар виртуаль Java-машина (JVM) башкара торган байт-кодка "тәрҗемә" ителәләр. Java-машина - интерпретатор кебек, байт-кодны эшкәртеп, инструкцияләрне санакка тапшыра. Программаларның мондый юл белән эшләве байт-кодның санак архитектурасыннан һәм операцион системадан бәйсезлегенә китерә. Шунлыктан Java-программасы Java-машина булган барлык җиһазларда да башкарыла ала. Java технологиясенең тагын бер мөһим үзенчәлеге - сыгылмалы иминлек системасы. Бу система кысаларында, JVM программаның башкарылуын тулысынча контрольдә тота. Программага бирелгән вәкилиятләрдән тыш барлык гамәлләр дә (мәсәлән, рөхсәт ителмәгән мәгълүматка керү яки башка санаклар белән элемтәгә керү) Java-машина тарафыннан өзелә. Еш кына, виртуаль машина концепциясенең кимчелегенә җитештерүчәнлекнең түбәнәюен кертәләр. Кайбер камилләштерүләр Java-програмаларның башкарылу тизлеген арттырырга ярдәм итәләр:
shootout.alioth.debian.org сайты мәгълүматлары буенча, җиде төрле мәсәләләрдә Java-ның эшләү вакыты, C/C++ белән чагыштырганда, берярым-ике тапкыр зуррак, кайбер очракларда Java тизрәк, ә кайбер аерым очракларда 7 тапкыр акрынрак[1]. Икенче яктан караганда, Java-машина санакның хәтерен, C/C++ та язылган прогограммаларга караганда, 10—30 тапкыр күбрәк сарыф итә. Шулай ук, Google компаниясе үткәргән тикшерү игътибарга лаек. Бу тәҗрибәдә Java-дагы үрнәкләр, C/C++ та язылган программаларга караганда түбәнрәк җитештерүчәнлек һәм зуррак хәтер ресурсларына мохтаҗлык күрсәтәләр[2][3][4]. Искәрмә
|
Portal di Ensiklopedia Dunia