PH![]() PH яки сутуар күрсәткече (водород күрсәткече, латинча pondus Hydrogenii - сутуар авырлыгы дигән сүз, "пэ-аш" дип әйтелә) - сулы эремәләрнең әчелелек дәрәҗәсе, сутуар ионнары концентрациясе белән бәйләнгән, бик сыекланган эремәләрдә сутуар ионнары активлыгына тиң. Сулы эремәләр өчен PH < 7 әчелекле эремәгә туры килә, PH > 7 нигезле эремәгә туры килә. Формула буенча -PH сутуар ионнары активлыгыннан (моль/литр) унарлы логарифмга тигез: Әчелек-нигез индикаторлары ярдәмендә билгеләнә, PH-үлчәгече белән үлчәнә. Төшенчә 1909 елда Дания галиме Сөренсен тарафыннан кертелгән. ТасвирЧиста суда сутуар ионнары [H+] һәм гидроксид-ионнар ([OH−]) концентрацияләре бертигез һәм 22 °C температурасында 10−7 моль/л тәшкил итә. Әгәр эремәдә ике төр ионнар концентрациясе бертигез булса, эремә нейтраль реакциягә ия. Суга әчелек кушылса, сутуар ионнары концентрациясе (сутуар ионы беркетелгән кушылма) арта, ә гидроксид-ионнар концентрациясе кими. Шул чак: [H+] > [OH−] очракта, эремә әчелекле дип атала, [OH−] > [H+] очракта — нигезле дип атала. pOHЭремәдә OH− ионнары күрсәткече эремәнең нигезлелеген күрсәтә, һәм 25 °C температурасында , шуңа күрә: pH күрсәткече төрле эремәләрдә
Кеше каны рН нормаль дәрәҗәсе 7,36 тәшкил итә, әгәр рН 6,95 төшсә, кеше аңын югалта, әгәр рН 7,7 күтәрелсә - бик көчле көзән җыеру башлана. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia