Unity (эш өстәле тирәлеге)
Unity — Canonical ширкәте тарафыннан Ubuntu операцион системасының GNOME эш өстәле өчен ирекле тышчасы. Тарих10.10 юрамасыннан башлап Unity Ubuntu Netbook Edition өчен төп тышча буларак кулланыла башлый. Аның ярдәмендә нетбукларның кечкенә экраннарын тагын да кулайрак кулланырга ярдәм итә, шулай ук, мәсәлән, ачылган программалар арасында күчеш ясау өчен вертикаль панель[4]. Хәзерге вакытта тәрәз менеджеры буларак Mutter куллана, ләкин шулай да Ubuntu 11.04 юрамасына аны Compiz белән алмаштырырга уйлыйлар. Шуның белән беррәттән Ubuntu 11.04 юрамасыннан башлап, Canonical компаниясе төп тышча булып саналган GNOME'ны Unity'га алмаштырырга планлаштыра, моның сәбәбе GNOME уйлап табучылары белән чыккан кайбер каршылыклар. Шуңа да карамастан барлык кушымталар әлегә GNOME'нан алыначак[5].
Марк Шаттлворт сүзләренә караганда, Canonical киләчәктә Unityны X Window System тәрәзә системасыннан Waylandкка күчерергә планлаштыру турында да әйтә. Ул шулай ук, X өчен уйлап табылган барлык кушымталарның да бу яңа системада эшләвен һәм яңа системага күчкән вакытта GNOME һәм KDE уйлап табучыларына да ярдәм итәчәген әйтеп үтте[6]. Интерфейсның төп элементлары
![]()
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia