Ирек Баһманов
Ирек Баһманов — театр артисты. Татарстанның халык артисты (1982), «Тантана» премиясе лауреаты (2014). Тәрҗемәи хәлБаһманов Ирек Вәли улы 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт авылында зур гаиләдә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче итеп хезмәт итә, соңыннан нефтьче булып эшли. Казанда техника училищесын тәмамлаганнан соң, тимер бетон җитештерү заводында эшләп ала. 1961 елда В. Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый. 1961-64 елларда Республика күчмә театры труппасында, 1964 тән Татар академия театрында. 1996 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта. Ирек Баһманов 2015 елның 23 ноябрендә (иртән) вафат. РольләреКырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара. Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный. Актёрның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла (Ризположенский - «Агай эне, ак мыек», А.Н. Островский; Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин). Актёрга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира белән бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Баһмановның катлаулы эчке дөньясы белән тулыландырыла.[1] Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”, У. Шекспирның “Ричард III” спектаклендә күрә иде.
Мактаулы исемнәреТатарстан халык артисты — 1982 Язмалар
Искәрмәләр
Әдәби әсәрләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia