КиндерBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Киндер (лат. Cánnabis, рус. Конопля) — Киндерчәләр гаиләлегенә керүче берьеллык үсемлекләр ыругы. Төрләр![]() Бу ыругка түбәндәге төрләр кертелә иде:
Хәзер исә һинд киндере Чәчүле киндернең астөре итеп карала (C. sativa var. indica). Ә кыргый киндер исә чәчүле киндер атамасының синонимы булып санала. ТөзелешеЧәчүле киндернең төзелеше: ![]() Киндер икеөйле берьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры туры, 1.5-2 метр тирәнлеккә житә. Сабагы туры гадәттә 1.5 метр биеклектә, кайбер астөрләре 3-6 метрга җитә. Аскы өлешендә түгәрәк, өстә алтыпочмаклы, бизчел төкләр белән капланган. Яфраклары 5-9 тешле-тешле озын яфракчыклардан тора. Химик составОрлыкларында 30-38% май бар, шулай ук аксым, аминокислоталар, углеводлар табылган. Яфракларында һәм чәчәкләрендә психоактив матдәләр - каннабинол һәм каннабидол бар. КулланылуЧәчүле киндер сүс һәм май алу өчен, очсызлы кәгазь ясауда кулланыла. Медицина практикасында (склерозны давалау, аппетит ачу, яман шеш һәм СПИД белән авыруларның хәлен яхшырту, авыртуларны басу өчен) һәм наркотик матдә буларак Киндер экстрактлары, чиста ТГК, киндер сумаласы (хәшиш) һәм башка препаратлар кулланыла. Куллану тарихыКиндер бик бай тарихка ия. Аның турында берене язма б. э. к. 2800 елга карый. Ул Кытайда табылган. Россия территориясенә скифлар тарафыннан V гасырда кертелгән Киндер патша Россиясендә һәм Советлар Берлегендә иң киң таралган культураларның берсе булган. Киндер сүсе, баулар, Европа илләренә күпләп сатылган. 1961 елда БМО конвенциясе нигезендә киндер һәм аның препаратлары наркотикларга тиңләнә. ![]() ПрепаратларМедицинада: Savitex- табыйгый ТГК һәм КБД. Маринол- ТГКның синтетик аналогы. Тильден Экстракты. Фитин - киндер орлыгыннан ясала. Наркотик буларак: Марихуана - киндернең киптерелгән яфраклары һәм чәчәкләре. Хәшиш - прессланган киндер тузаны яки сумаласы. Сөтле экстракт. Майлы экстракт. Кануни торыш![]() ![]() Киндер составындагы матдәләр психотроп үзлекләргә ия булу сәбәпле, аны үстерү, саклау һәм куллану күп илләрдә тыелган. Әмма кайбер илләрдә (Голландия, Чехия, Испания) аз күләмдә үстерү яки шәхси куллану өчен сатып алу, ә АКШ һәм Канадада медицина максатларында куллану рөхсәт ителгән. Россиядә 2010 елның 18 нче ноябрендә эшли башлаячак закон нигезендә аз күләмдә (~20 төп киндер) составында наркотик булган үсемлек үстергән өчен җинаять җаваплылыгы административ җаваплылыкка алыштырылачак[8] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia