Михаил Покчи-Петров
Михаил Покчи-Петров, Михаил Петрович Петров (удм. Михаил Покчи-Петров, Михаил Петрович Петров; 1930 елның 4 октябре, СССР, РСФСР, Вотяк автономияле өлкәсе, Можга районы, Зур Сибы ― 1959 елның 26 июне, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижевск) ― шагыйрь, театр режиссёры, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Удмурт АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1972, вафатыннан соң). Удмурт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе[1]. Тәрҗемәи хәле1930 елның 4 апрелендә Вотяк автономияле өлкәсенең (хәзерге Удмурт Республикасы) Можга районы Зур Сибы авылында күп балалы гаиләдә туган. Балачактан ук сәхнәгә мәхәббәте уяна, үзешчән сәнгать спектакльләрендә катнаша.Бөек Ватан сугышы елларында, күп кенә яшьтәшләреннән аермалы буларак, мәктәпне ташламаган, укыган, дәресләрдән соң өлкәннәргә кырда ярдәм иткән, моның өчен үз гомерендә беренче бүләкне — «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медален алган[2]. 7 сыйныфны тәмамлагач, Можга педагогика училищесына (1999 елдан көллият[d]) укырга керә. Әлеге уку йортында вакытта үзенең беренче шигырьләрен яза, аларны җирле газеталарда бастыра; үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнүен туктатмый. 1950 елда, педагогика училищесын тәмамлагач, Удмурт педагогика институтының (1971 елдан дәүләт университеты) тел һәм әдәбият факультетында белем алуын дәвам итә. Институтта укыганда, әдәби түгәрәккә йөри, үзешчән сәнгатьтә катнаша, җирле радиода эшли[3]. 1951 елда Мәскәүгә А. В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетына укырга җибәрелә, анда аның җитәкчесе һәм остазы СССР халык артисты Ю. А. Завадский[d] булган. Мәскәүдә тырышып укыган, театр спектакльләрендә катнашкан, яңа танышлар булдырган, шигырьләр язуын дәвам иткән[4]. Режиссерлык эшеГИТИСны тәмамлагач, Ижауга кайта һәм Удмурт музыкаль-драматик театрында (1996 елдан Удмурт Республикасының дәүләт милли театры[d]) режиссер вазыйфасын башкара. Бу вакытта адашы Михаил Петрович Петров тәкъдиме белән үз фамилиясенә Покчи (удм. кече) алкушымчасын өсти, киң даирәләрдә Покчи-Петров псевдонимы белән таныла. Кыска вакыт эчендә ул Степан Широбоков, Игнатий Гаврилов, Александр Островский, Алексей Арбузов һәм башка драматурглар пьесалары буенча спектакльләр куя[4]. ИҗатыГИТИСның бишенче курсына үзенең «Тодматскон» (Танышу) исемле беренче шигъри җыентыгының кулъязмасын әзерли, китап 1956 елда «Удмуртия» нәшриятында дөнья күрә, әлеге китаптан соң СССР Язучылар берлегенә кабул ителә[4]. Театрда эшләгәндә шигырьләр турында да онытмый. 1959 елда «Малпаськон» (Уйлану) дип аталган икенче җыентыгы басылып чыга. Шигырьләре оптимистик рухта язылган: аларда патриотик мотивлар, халыклар дуслыгы темасы, туган якны данлау авазлары көчле яңгырый[5]. 40тан артык шигыренә Геннадий Корепанов-Камский, Герман Корепанов һәм башка композиторлар музыка язган, алар җыр булып киткән[6]. Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Фаҗигале үлеме1959 елның җәендә Михаил Покчи-Петров Ижевск буасына[d] су коенырга китә, коену 28 яшьлек яхшы йөзә белгән шагыйрь өчен фаҗигале тәмамлана. Ул суга чума, ләкин су катламында күренмәгән элеккеге паром пристане баганасына бәрелеп, умыртка баганасының муен өлешен сындырган. Гай Сабитов шагыйрь истәлегенә сонетлар шәлкеме багышлаган[7]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia