РаРа (борынгы грек телендә Ῥα; лат. Ra) — Борынгы Мисырда Кояш алласы, аларның динендә югары илаһ. Аның исеме «Кояш» дигәнне аңлата (копт телендә PH). Культ үзәге Гелиопольдә булган, анда Ра урындагы борынгы Кояш алласы Атумга тиңләштерелә. Аңа, гәүдәләнеше буларак, Феникс Кошы, Мневис үгезе һәм Бен-Бен обелискы багышлана. Ра Гелиополь илаһлар эннеадасын җитәкли. МифларАлла — иҗадчыРа турында берничә миф Турин музееның махсус папирусларында, шулай ук Яңа Патшалыкның XIX—XX династияларе фиргавеннәре кәшәнәләренең стеналарындагы язуларда бар. Аларда Ра — иң элек тормыш хаосы Нунның улы. Соңыннан ул Нуннан аерыла. Бу урында бөек кала Гермополь барлыкка килә. Ә монда, караңгылык көчләрен җиңгәннән соң, лотос чәчкәсенә яктылык чәчә башларга куша. Шуннан Ра Шу һәм Тефнут аллаларын барлыкка китерә, алардан яңа пар — Геб һәм Нут (җир һәм күк), Осирисның, Исиданың, Сетаның һәм Нефтиданың ата-анасы туа. Шул тугыз илаһ Ра җитәкчелегендәге Гелиополь эннеадасын тәшкил итә. Икенче миф буенча, Ра Бөек Гоготун (Каз) салган йомыркадан дөньяга килә ; икенче легенда буенча, Ра Кояшны тәгәртеп йөрүче Коңгыз (Хепри) образында көнчыгыштан барлыкка килгән. Ниһаять, бу мифның икенче версиясе Раның Җиргә лачын (яки ягылбай) рәвешендә иңүе һәм Коры җиргә юл башлавы хакында сөйли. Ра фиргавенгә байлык, тотрыклык, бөеклек, дан, җиңү, иҗад көче һ. б. бүләк итә ала[1]. ![]() Югары аллаМифлар буенча, дөнья яратылганнан соң, Ра аның өстеннән кеше-фиргавен сыман хакимлек иткән, һәм бу заман кешелекнең алтын гасыры була. Шулай итеп, Мисырның алга таба хакимнәре җир кешеләре яки Раның уллары дип саналган. Ра үзенең серле исеменең тылсымлы көче аркасында бөтен дөньяны үз кулында тота. Әмма Ра картайгач һәм сөякләре алтынга әйләнгәч, аның акыллы правнучкасы Исида бу исемне хәйлә белән сорап ала, моның нәтиҗәләренең берсе кешеләрнең буйсынмавы була. Ра һәм СехметКешеләрнең аңа буйсынудан туктавына ачуланып, Ра Нунның киңәшенә Колак сала. Ул, алиһә Сехмет кыяфәтендә күзен җибәреп, кешелекне юкка чыгарырга карар итә. Бу максат өчен Хатор сайлана, һәм ул явыз арыслан Сехметка әверелгәннән соң, кешеләргә тукмау җибәрә: алар үз канында батып үлә башлый. Ра кырылыштан хәйран кала һәм, кызганып, икенче көнне исән калган кешеләрне коткара, Сехметны кан-кызыл төскә буялган меңәрләгән чүлмәк сыра белән исертә (кайсыбер мифларда бу хәйләгә акыл алласы Тот өйрәткән дип исәпләнә). Әмма кешеләрнең рәхмәтсезлегенә Ра көенә, һәм ул сыер кыяфәтенә кергән күк Алиһәсе Нутның аркасында күккә китәргә карар итә. Халык тәүбә итә, Раның дошманнары белән көрәшергә әзер булуларын белдерә, аның хөрмәтенә корбаннар һәм йолалар булдырып, Раны озатырга килә. Раның варислары булып аның балалары Шу һәм Тефнут тора. Бу миф язылган шундый китапларның берсе Сети I каберендә табылган. Караңгылык көчләре белән көрәшчеӘмма хатта күккә киткәч тә, Ра җиргә ярдәм итүдән туктамый. Шуңа күрә Мисыр мифологиясе Кояшның күк йөзендә хәрәкәтен шулай итеп аңлата: Ра башка илаһлар (мәсәлән, Сиа, Хека һ. б.) белән көн саен җирне таңнан төшкә кадәр яктырту өчен көнчыгыштан Атет баркасында чыга. Төш вакыты һәм эңгер арасында, төнге 12 сәгать дәвамында теге дөньяны яктырту өчен, Сектет баркасына күчеп утыра. Үлем дөньясында Ра Апоп (Апофис) белән йөзгә-йөз очраша, ул Кояшны йотырга һәм дөньяны мәңгелеккә Кояш яктылыгыннан мәхрүм итәргә маташкан коточкыч гигант елан. Апоп Раның илаһи гаделлеге Маатка капма-каршы була, явызлынты, хаосны, җимерелүне, сит ил изүен символлаштыра (Яңа патшалык чорыннан башлап, Ра белән Апоп көрәше турындагы мифның соңгы варианты формалаша). Шуңа күрә, төн саен Ра, башка берничә илаһлар, шул исәптән Баст, Серкет һәм Шу ярдәмендә, җирән песи образында, Апопны җиңә һәм аның белән киләсе төндә яңадан көрәшер өчен үтерә (яки әсирлеккә ала). Караңгылык могъҗизаларын җиңгәннән соң Ра үзеннән җир алган һәм аның ватандашлары дип саналган аллаларга һәм мәрхүмнәргә бара. Аларның һәркайсысы тәүлегенә бер сәгать кенә аның карашыннан ләззәтләнә ала, тик аерым сайланганнары гына аның белән Кояшлы баркада йөзеп, нурлы алла белән һәр вакыт үткәрү бәхетенә лаек була. Бу язмыш һәр диндар Мисырлы өчен бик кирәкле дип саналган; шуңа күрә Ра хөрмәтенә бик күп гимннар һәм яңа патшалык чорындагы кабер ташларында аның сурәтләре бар. Осирис патшалыгы (үлеләр дөньясы) буйлап сәяхәт иткән Рага багышланган гимннар «Үлеләр Китабына» (15-енче бүлек) кергән. Моннан тыш, безгә XX династия фиргавеннәре Рамессидларның каберләрендә Рага багышланган 75 «хөрмәтләү» килеп җитә. Бәләкәй пирамидалар (аларның дүрт ягының һәр берсендә Кояш баркасы көндәлек тормышның төрле чорларында сүрәтләнгән, һәм Ра догалары чорналган мәрхүм сүрәте астында язылган) соңгысына даими рәвештә яктылыкта калуны җиңеләйтергә тиеш булган. Культ тарихыРа культы Мисыр берләшүе белән параллель рәвештә формалаша башлый һәм Борынгы патшалык чорында, борынгы Атум культыннан соң өстөнлек итә башлый. Дүртенче династия фиргавеннәре, пирамидалар төзеп, Рага дәүләт дине статусын биргән, һәм аларның өчәве хәтта «Ра» сүзен үз эченә алган (Джидефра, Хафра, Менкаур) исем дә йөрткән. Әммә Ра руханилыгы илдәге иң югары дәрәҗәгә Бишенче династия фиргавеннәре вакытында ирешә, ул, мөгаен, абруйлы гелиополитан руханилары ярдәменнән тыш урнаштырылмагандыр. Борынгы Мисырның соңгы чоры әкиәтләрендә, беренче чиратта «Хеопс һәм сихерчеләр»дә, бу династиянең беренче өч фиргавене (Усеркаф, Сахура, Неферикара) Раның уллары булган, дип расланган. Хәзерге мәдәнияттә Ра![]()
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia