Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты 2015![]() Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты 2015 (ингл. 16th FINA World Championships 2015, рус. 16-й Чемпионат мира ФИНА по водным видам спорта 2015 года) — 2015 елда Татарстанда, Казан шәһәрендә узучы 16нчы ФИНА су спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге. Чара 24 июльдан — 9 августка кадәр узачак. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты – Халыкара йөзү федерациясе тарафыннан уздырылган су спорт төрләре буенча иң эре халыкара ярышлар. 2015 елгы ярышларда 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 190 илдән вәкилләр катнашыр дип кѳтелә. 2015 елда 6 спорт төре буенча 75 медаль комплекты уйнатылачак, бу — су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан. Татар теле - чараның рәсми телләренең берсе булачак. ТарихЧара беренче тапкыр 1973 елда Белград шәһәрендә (Югославия) уздырылды. 1978-1998 елларда дөнья чемпионатлары дүрт елга бер тапкыр җәйге Олимпиадалар арасында җөп сандагы елда уздырыла. 2001 елдан башлап чемпионатлар ике елга бер тапкыр так елда үткәрелә 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Рәсәйдә беренче тапкыр узачак. Ярышларны 2011 елның июлендә җиңү яулаган Татарстанның Казан шәһәре кабул итәчәк. Бу бәйгедә ул Һоңкоң һәм Мексиканың Гвадалахара калаларыннан ѳстен чыкты. Шулай ук иң күп рейтинг җыючы халыкара спорт турнирларының берсе. Соңгы тикшеренүләрдән күренгәнчә, чемпионатның бөтен ил буенча гомуми телеаудиториясе 4,5 млрд. тамашачыдан гыйбарәт. Спорт төрләре
КатнашучыларЧемпионатта барлыгы 190 ил вәкилләре катнаша. Җәдвәл (ярышлар тезмәсе)Ачу тантанасы 2015 елның 24 июлендә, ябу тантанасы - 9 августында булачак.[1]
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia