Ялгызлык исем
Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. Ялгызлык исемнәргә түбәндәгеләр керә: 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре: Нияз, Гөлнара, Саматов, Галиева һ. б. 2. Кушаматлар: Алмачуар, Акбай, Мыраубикә, Күркә Нәгыйм һ. б. 3. Географик атамалар — ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре: Татарстан, Казан, Актаныш, Агыйдел һ. б. 4. Газета, журнал, китап исемнәре: «Ватаным Татарстан» газетасы, «Идел» журналы, «Туган тел» китабы һ. б. 5. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре: икенче бөтендөнья сугышы, Җиңү бәйрәме, 8 нче Март һ. б. 6. Мактаулы исемнәр: Хезмәт Герое, Тукай бүләге лауреаты, Дәүләт премиясе лауреаты һ. б. 7. Кинофильм, спектакль исемнәре: «Чапаев» фильмы, «Җәлил» операсы, «Шүрәле» балеты һ. б. 8. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ. б. исемнәре: «Алга» күмәк хуҗалыгы, «Тасма» производство берләшмәсе, «Стимул» кооперативы һ. б. Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia